«ТИСБИ» университетында ЮНЕСКОның «Иҗади шәһәрләр челтәре» проекты турында сөйләштеләр

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе, 17:59

Бүген «ТИСБИ» университетында Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасы шәһәрләренең «Иҗади шәһәрләр челтәре» ЮНЕСКО проектында катнашуы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучыларны Россиядә ЮНЕСКОның Ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәре координаторы, "ТИСБИ" Университет идарәсе  президенты Нэлла Прусс, шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Россия Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе секретаре Анна Ермаченкова утырышта онлайн режимында катнашты, ул ЮНЕСКОның «Иҗади шәһәрләр челтәре» проекты турында сөйләде.

Программа дөньяның 80 иленнән 246 шәһәрне берләштерә. Катнашучылар шәһәрне җиде иҗади юнәлешнең берсе: гастрономия, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты, дизайн, кинематография, әдәбият, цифрлы сәнгать һәм музыка буенча күрсәтергә тиеш.

Казан  2019 елда республикада беренчеләрдән булып ЮНЕСКО "Иҗади шәһәрләр челтәре" нә кертелде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, Казан кебек үк  республиканың башка шәһәрләре дә  проектта катнаша ала. Чистай  әдәбият, Алабуга һәм Арча декоратив-гамәли сәнгать юнәлешендә үзен тәкъдим итә алыр иде.

Бүген ЮНЕСКОның «Иҗади шәһәрләр челтәре» программасына кертелгән шәһәр вәкилләре проектта катнашу тәҗрибәсе һәм казанышлары турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта "Иҗади шәһәрләр челтәре"ндә өч шәһәр - Ульяновск (2015 елда әдәбият юнәлешендә проектка керде), Казан (2019 елда - музыка юнәлешендә) һәм Каргополь ( 2019 елда - декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты юнәлешендә) катнаша.

«Иҗади шәһәрләр челтәре» программасы 2004 елда, мәдәниятне һәм иҗатны тотрыклы социаль-икътисадый үсешнең стратегик элементы буларак караучы шәһәрләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан оештырылган. ЮНЕСКОның «Иҗади шәһәрләр челтәре»ндә катнашу  шәһәрнең күрсәтелгән өлкәләрнең берсендә югары эксперт потенциалын таныту булып тора, бу аның халыкара дәрәҗәдә танылуын сизелерлек арттыра, иҗади проектлар һәм тематик туризм үсешенә ярдәм итә.

Шәһәрләр әлеге проектта катнашу өчен  гаризаны 2023 елда бирә алалар, шуннан соң ЮНЕСКО комиссиясе "Иҗади шәһәрләр челтәре" нә кертү буенча соңгы карар кабул итәчәк.

Түгәрәк өстәл ТР Президентының ЮНЕСКО линиясе буенча чит илләр белән элемтәләрне үстерү максатыннан Юлламасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International