Казанда «Киләчәк лабораториясе» күргәзмәсе ачылды

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе, 14:24

Бүген Казанда укучыларны профориентацияләү буенча "Киләчәккә билет" Бөтенроссия проектына старт бирелде. Әлеге проект кысаларында  оештырыла торган чаралар, шул исәптән «Киләчәк лабораториясе» күргәзмәсе,  Казан ярминкәсендә  «Россия тарихы» тарихи паркында уткәрелә. Бүген парламент депутатлары әлеге күргәзмә белән танышты. 

Күргәзмә интерактив квестлардан тора, аларны узган катнашучы 30дан артык һөнәри тармак  һәм   300 дән артык һөнәр белән таныша ала.  Күргәзмәнең төп бурычы - 6-11 сыйныф укучыларын уен формасында төрле һөнәрләр һәм тармаклар белән таныштыру, белгечлекнең күплеген һәм  төрлелеген күрсәтү. Оештыручылар әйтүенчә, тәкъдим ителгән экспозицияләр илебезнең хезмәт базары һөнәрләренең 90%тан артыгын үз эченә ала.

Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова билгеләп үткәнчә, Тарихи парк мәйданчыгында, проектның төбәк операторы белән берлектә, мәктәп укучыларының өч һөнәр буенча үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылган. Алар түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: социаль (социаль эшкуарлык), технологик (авиа һәм 3D модельләштерү, пешекче, кондитер,  кием дизайнеры, маляр) һәм табигый-фәнни   (фитнес-тренер,   мәктәпкәчә белем бирү педагогы,   педагог-психолог, медицина хезмәткәре).

Дәүләт Советы депутатлары күргәзмә залларын карады, мавыгып киләчәк шәһәрен төзүче укучылар белән аралашты,  кайбер тестларны узды.

"Монда безнең балаларга һөнәр сайларга  юнәлеш бирүче  уникаль платформа булдырылган, - дип басым ясады  Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, - интерактив, уен формасы балаларны процесска җәлеп итә,  монда төзелгән барлык этапларны да үтәргә мөмкинлек бирә. Балалар шулкадәр мавыгып киткәннәр, үзләренең гаджетлары турында онытканнар. Өч меңгә якын укучының бу мәйданчыкта булуына шатбыз, ул 30 ноябрьгә кадәр эшләячәк һәм Казан мәктәпләре, районнары укучылары, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, монда була алачак, чөнки барлык куркынычсызлык чаралары үтәлгән".

“Киләчәккә билет” проектында Татарстанның 7800 дән артык укучысы катнашыр дип планлаштырыла. Россиядә ел ахырына кадәр анда 300 меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак, ә аларның остазлары биш меңнән артык навигатор педагог булачак.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм "Мәгариф"проекты ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм 85 төбәкне колачлый.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International