Дәүләт Советында М12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

2021 елның 29 октябре, җомга, 10:08

28 октябрьдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы территориясендә Казан (М12)тизйөрешле автомобиль юлы участогы  төзелеше мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Лаеш районы гражданнарының инициатив төркеме әгъзалары белән очрашты.

Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Александр Тыгин бу форматта беренче генә очрашу булмавын билгеләп үтте: «Проблемалар буенча актив фикер алышу бара, без барлык кызыксынучы якларның да ишетелүенә омтылабыз». Ул шулай ук искә төшергәнчә, "Мәскәү - Түбән Новгород - Казан" М-12 автомобиль юлын проектлаганда һәм төзегәндә җәмәгатьчелеккә объектив мәгълүмат бирүне тәэмин итү максатларында эшче төркем төзелгән, анда җәмәгатьчелек һәм гражданнарның инициативалы төркемнәре вәкилләре кергән.

Эшче төркем тарафыннан элек куелган бурычларны гамәлгә ашыру турында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Ул Татарстан Республикасы буенча автомобиль юлларының озынлыгы 142 км тәшкил итәчәген искәртте. Конкурс процедуралары барышында генераль подрядчылар тарафыннан ике оешма билгеләнгән: «СК «Автодор» ҖЧҖ һәм «Трансстроймеханизация» ҖЧҖ.

“2021 елны план буенча тәмамлыйбыз, - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов, - инженерлык тикшеренүләре тулысынча төгәлләнде. Инженерлык коммуникацияләре һәм челтәрләре үзгәртеп салына, шуларның 130 ы газүткәргечләр. Моңа кагылышлы эшләр 92%ка башкарылган. Электр белән тәэмин итү линияләре буенча - 86% ка, элемтә челтәрләре буенча - 39%, нефть үткәргечләр, алар алты - 100% ка.  Бушатылган кишәрлекләргә җир-хокук мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелде».

«Гипростроймост институты - Санкт-Петербург» АҖ генераль проект оешмасы вәкиле Андрей Резвяков хәбәр иткәнчә, гражданнарның инициатив төркеме тарафыннан әйтелгән мәсьәләләр проектлау барышында исәпкә алына. Мәсәлән, Орел авылы тирәсендә икедән алып сигез метрга кадәр биеклектә тавыштан саклау экраннарын урнаштыру, машина юлларын яктырту һәм тротуарларны төзекләндерү каралган.

М-12 трассасын проектлау һәм төзү буенча кайбер сорауларны гражданнарның инициатив төркеме вәкилләре бирде. Алар республиканың Лаеш районында  янәшәдә М-12 трассасы узачак торак пунктлары буйлап тавыштан саклау экраннарын урнаштыруны, шулай ук территорияләрне һәм тротуарларны төзекләндерүне,  урамнарны яктырту эшләрен башкаруны сорыйлар.

Орел авылында яшәүче Дмитрий Деменьев төзелеш эшләре барышында җирле халык һәм волонтерлар тарафыннан табигатьне саклау акциясе барышында утыртылган яшел үсентеләр киселде, дип сөйләде. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов бу нисбәттән яшь үсентеләрне кисү бу участокта инженерлык коммуникацияләрен күчерү сәбәпле башкарылуын әйтте."Яңа агачлар утырту буенча барлык компенсация чаралары күреләчәк», – диде ул.  Халык агачларны кисүне мөмкин кадәр киметүне сорады.

Түгәрәк өстәл утырышына йомгак ясап, Александр Тыгин, эш төркеме әгъзалары М-12 трассасын төзү барышында барлыкка килә торган оптималь чишелешләрне эзлиләр дип билгеләп үтте. Ул шулай ук киләсе очрашуны Лаеш районында эш һәм инициатива төркеме вәкилләре белән күчмә киңәшмә форматында үткәрергә тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International