Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар булды

2021 елның 29 октябре, җомга, 12:37

Бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өлкәсендә законнарны камилләштерүгә һәм актуаль мәсьәләләргә багышланган семинар үткәрде. Федераль һәм республика кануннарындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат белән Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров чыгыш ясады.

Семинарны ачып, Лилия Маврина гражданнар мөрәҗәгатьләрендә иң еш очрый торган мәсьәләләр къп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау белән бәйле дип билгеләп үтте, шуңа күрә бу өлкәдә законнарны камилләштерү эше дәвам итә.

Александр Тыгин комитетның бюу өлкәдә законнарны мониторинглау буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Комитет рәисе семинарда катнашучыларга "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" республика законындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, махсус счетлар формалаштыру һәм куллану, төбәк операторларының контроль органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында мәгълүмат бирелде.

Илдус Нсыров үз мәгълүматында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның проблемалы мәсьәләләрен җентекләп анализлады. Ул "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды" федераль дәүләт корпорациясе төзелгәннән соң әлеге өлкәдә уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Аны төзү турында федераль закон кабул ителгән көннән алып узган вакыт эчендә йортларны капиталь ремонтлауны финанслауда халыкның өлеше 8 проценттан 40 процентка кадәр арткан. Капиталь ремонт үткәрү, идарәче компанияләр эшчәнлеген контрольдә тоту, подрядчы оешмаларны сайлау кагыйдәләре һәм йортларның чиратын билгеләү тәртибенә бәйле мәсьәләләр проблемалы булып кала.

Аннары семинар спикерлары Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International