Фәрит Мөхәммәтшин Максим Топилин белән очрашты

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе, 14:30

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.

Парламентарийлар федераль һәм төбәк законнарын гармонизацияләү, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Берничә чакырылыш дәвамында депутат хезмәттәшлегенең мондый формасы эшләп килә. Дәүләт Думасы комитетлары эшчәнлеге юнәлешләренә ярашлы рәвештә Федераль Җыенда республиканы тәкъдим итүче Дәүләт Думасы депутатлары яки РФ сенаторлары җитәкләгән эш төркемнәре төзелә. Эш төркемнәре составына Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Эшче төркемнәр айга бер тапкыр җыела, бу беркетелгән юнәлешләр буенча мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эшче төркемнең төп бурычы - республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуын тәэмин итү һәм Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын алга җибәрү. Бу эшне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли, эш төркемнәрен координацияләү белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шөгыльләнә.

Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Казанга сайлау округында төбәк атналыгы кысаларында эш сәфәре белән килде. Депутат вакцинация пунктларын карарга, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше белән танышырга, "Волонтер медиклар" иҗтимагый хәрәкәте активы белән очрашырга планлаштыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International