Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе, 15:00

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, районнарда узган сайлау кампанияләре кысаларында гражданнардан алынган наказларны үтәү буенча эш ничек алып барылуын анализладылар, медицина учреждениеләрендә булдылар, үз округларында юбилярларны котладылар.

29 октябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Нияз Гафиятуллин 18 нче шәһәр поликлиникасында булдылар, табиблар һәм пациентлар белән аралаштылар. Депутатлар медицина учреждениесенә вакцинацияләнгәннәр реестрын тутыру өчен компьютер һәм медицина персоналы өчен азык-төлек тапшырдылар. "Бездә табибларга һәм медицина учреждениеләренә, шулай ук гражданнарга үз-үзен изоляцияләүгә ярдәм оештыру буенча алдагы ел тәҗрибәсе бар инде. Моннан тыш, хәзер халык арасында вакцинация буенча аңлату эшләре алып бару мәсьәләсе дә бик кискен тора. Волонтерлар һәм депутатлар корпусының алдагы чорда да шушы бурычларны үтәүгә юнәлтеләчәк», - Ольга Воронова.

Казанда авыручылар саны арткан чорда "Бердәм Россия" волонтерлык үзәге критик хәлдә гражданнарга һәм табибларга ярдәм күрсәтү өчен кабат эшли башлады. Хәзерге вакытта өйдә дәваланучы татарстанлылар өчен дарулар китерү һәм хәвеф-хәтәр төркеме кешеләрен вакцинация пунктларына кадәр китерү сорала. Шәһәрдә медикларга ярдәмгә ординаторлар, волонтерлар, медицина көллияте студентлары, барлыгы 120 кеше җәлеп ителә.

29 октябрьдә Кукмарада район мәгълүмат үзәгенең яңа офисын ачу тантанасы булды. Ремонтланган заманча бинаның бер түбәсе астында берьюлы дүрт җирле редакция урнашкан: «“Хезмет даны” газетасы, “Кукмара-24” телекомпаниясе, “Кукмара авазы” радиосы һәм “Кукмара-яңалыклар” интернет-порталы. Журналистларны өй туе белән Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлады. "Сез башкарган эшләрне бернинди үлчәүләрдә дә салып булмый, чөнки халыкны сайлаган муниципаль, республика хакимияте белән бергә сез иҗтимагый фикер формалаштырасыз, һәм бу зур җайга салынган эш", - дип басым ясады Римма Ратникова журналистларга мөрәҗәгать итеп.  Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзер зур иркен бинада профессиональ дәрәҗәдә эшләргә мөмкин, һәм шулай кирәк тә.  Монда телевизион һәм радиостудия, архив, төбәк журналистика музее өчен бина бар. Кабинетларда - яңа җиһазлар, төшерү, монтажлау җиһазлары, телевидение, аудиостудия өчен тапшырулар серверы.

28 октябрьдә Нурлатта сайлаучыларның мөрәҗәгатьләре һәм күрсәтмәләре буенча түгәрәк өстәл узды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова түгәрәк өстәл кысаларында үз адресына килгән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясады. Шундый мөрәҗәгатьләрнең берсе инфраструктура челтәрләре белән бәйле иде. Проблема белән танышу өчен Людмила Рыбакова урынга чыкты. Мөрәҗәгать буенча эш башланган.

27 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Бурметьев авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнегөл Шәрипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлау һәм истәлекле бүләк тапшырды. Людмила Рыбакова аңа Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Авыр сугыш елларында Миңнегөл Миңнәхмәт кызы, әле үсмер чагында ук, үзенең хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый, анда гомер буе чөгендер үстерүче булып эшли. Ире Мирза Хәсәнҗан улы белән 5 бала үстергәннәр. Бүген ул күпсанлы туганнарының мәхәббәте һәм кайгыртуын тоеп яши - аның 14 оныгы һәм 21 тураны бар.

27 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач районында булды, анда гражданнарны кабул итте. Балтачлылар тарафыннан әйтелгән барлык проблемаларны хәл итү шәхси контрольгә алынды. Депутат шулай ук район башлыгы урынбасары белән районның берничә китапханәсендә булды, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә торган газета-журналларга язылу кампаниясе белән танышты.

24 октябрьдә Кукмарада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 13 нче республика бәйгесенә йомгак ясалды. Катнашучыларны «Рекордлы суктыру», «Иң зур эш стажы», «Иң яхшы теоретик белемнәр», «Иң яхшы гамәли күнекмәләр» номинацияләрендә бүләкләделәр.  Җиңүче балалар да бүләкләр һәм иң мөһиме, аграр университетка өстәмә баллар белән укырга керү хокукы алдылар. Жюри яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен бәяләде. Быел өченче урынны Балтач районыннан Булат Мөдәрисов алды. Кукмара районыннан Рашат Шакиров икенче булды. Иң яхшы комбайнчы дип Таһир Габетдинов танылды. Конкурста җиңүчеләрне Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International