Парламентарийлар пандемия чорында волонтерлык проектларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышты

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе, 14:05

Бүген Казанда Республика кан үзәге базасында яңа таҗ инфекциясе чорында волонтерлык проектларын гамәлгә ашыру һәм медицина учреждениеләрен кан плазмасы белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Римма Ратникова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре катнашты.  

Очрашуны ачканда Айрат Фәррахов искә төшергәнчә, бер елдан артык элек медицина оешмаларында авыр хәлдә булган COVID-19 инфекциясе булган пациентларны дәвалау өчен кан плазмасын җыя торган проект гамәлгә ашырыла башлады. Проектны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 1312 доза антиковид плазмасы әзерләнгән, шуларның 1147се дәүләт медицина учреждениеләренә тапшырылган. Проектны гамәлгә ашыруда, депутат сүзләренчә, волонтер-медиклар зур ярдәм күрсәтә.

Айрат Фәррахов шулай ук донорлар санының артуын канәгатьлек белән билгеләп үтте, бу исә пандемиянең нәтиҗәләрен бетерү буенча проектларга халыкның ярдәм итү турында сөйли. Республика кан үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елда 24,2 мең кеше кан тапшырган булса, 2021 елның 9 аенда бу сан 27,3 меңнән артып киткән.

"Донорлар һәм, әлбәттә, волонтерлар ярдәмендә хәзерге вакытта медицина учреждениеләрендә тиешле күләмдә кан плазмалары бар, безнең хастаханәләр бу мәсьәләдә бернинди проблемалар да кичерми", - дип ассызыклады сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова мохтаҗларга дарулар китерү, хастаханәләрдә кабул итү, пациентларны карау буенча медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтүче волонтерларның эшчәнлеген югары бәяләде. «Республикада пандемиянең беренче көннәреннән үк волонтерлык үзәкләре эшли башлады, «кайнар линия» ачылды, вәзгыятьне аңлату өчен онлайн режимда очрашулар уздырылды, кешеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтелде, - дип билгеләде Светлана Захарова, - бүген бу эш белән беррәттән, башка ихтыяҗлар да бар. Безнең медицина җәмәгатьчелегенә, "алдынгы" медикларга һәм табибларга ярдәм таләп ителә. Волонтер-медикларның ярдәме бәяләп бетергесез. Алар хастаханәләрдә, шул исәптән, кызыл зоналарда, поликлиникаларда эшлиләр».

Профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, бүген чакырулар буенча хезмәт күрсәтү һәм дарулар китерү өчен медицина һәм волонтерлык транспортын тәэмин итү мәсьәләләре актуаль булып кала. «Бу мәсьәләләрне «Бердәм Россия» партиясе һәм волонтерлар белән берлектә хәл итәчәкбез», - дип ышандырды Светлана Захарова.

Социаль сәясәт комитеты рәисе сүзләренә караганда, татарстанлыларга вакцинациянең файдасы турында, таҗга каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы буларак, тулы мәгълүмат бирү өчен аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк. "Кызганычка каршы, безнең җәмгыятьтә, һәрберебез даирәсендә бу гади хакыйкатьне аңламаучы кешеләр бик күп, - дип борчылды ул, - бик ачык һәм профессиональ аңлатырга кирәк, бары тик эндәүләр генә җитәрлек түгел ".

Киңәшмә азагында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов актив волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International