Светлана Вострикова Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:30

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар инвалидларның яшәешен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук республика законнарына халыкның адреслы социаль ярдәме турында үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

Бүген парламентарийлар утырышта Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасарын сайладылар. Урын РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты итеп Артем Прокофьевны сайлаганнан соң барлыкка килде. Светлана Вострикова кандидатурасы профильле комитет әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды. «Светлана Вострикова озак еллар физкультура һәм спорт системасында эшли, - дип белдерде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, - безнең комитетта тиешле бу өлкәгә кагылышлы сораулар буенча эшен дәвам итәр дип уйлыйм».

Профильле комитет әгъзалары инвалидларның яшәешен оештыру мәсьәләсенә тукталдылар.  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда психик тайпылышлардан интегүче гражданнарга социаль хезмәтләр 6 интернат-йортта һәм балалар өчен 2 интернат-йортта күрсәтелә, аларда 2 427 өлкән яшьтәге кеше һәм 238 бала яши.

Өч ел дәвамында республикада психик тайпылышлардан интегүче гражданнарны йорт шартларында яшәү проекты гамәлгә ашырыла. 2019 елдан өлкәннәр интернат-йортларында тәрбияләнүчеләрне гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирү программалары буенча укыту оештырыла. Педагоглар – коррекцион мәктәпләрдә укытучылар. Моның өчен интернатларда махсус сыйныфлар җиһазландырылган. Хәзерге вакытта психик тайпылышлары булган 126 татарстанлы укый. Дәрес пандемиясе чорында техник чаралар кулланып уздырылган.

Мәсәлән, 2018 елдан башлап Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр төзелеш көллиятендә («Штукатур-маляр», «Лепщик» белгечлекләре буенча), сәүдә-икътисад техникумында («Тегү эшләнмәләре операторы», «Повар» белгечлекләре буенча) белем ала. Бүген яңа белгечлекне 16 яшүсмер ала, шул исәптән алтысы икенче белгечлек буенча. Интернат шулай ук чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру белән дә ярдәм итә.

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән алты интернат-йортта 5 тегү, 1 слесарь, 6 столяр остаханәсе, 14 теплица эшли. Балалар интернат-йортларында 2 тегү остаханәсе һәм 2 теплица эшли, аларда 119 бала шөгыльләнә.

Узган ел “Идел” инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге базасында социаль-көнкүреш (җыештыру, кием сайлау, көнне планлаштыру, ял итү, ризык әзерләү, шәхси әйберләрне карау һ.б. кебек) һәм хезмәт күнекмәләре булган күнегүләр үткәрү бүлеге ачылган. Монда катнашучылар, үз теләкләре буенча, интернат йортта,  яисә үз гаиләләрендә дә яши ала.

Бу вакыт эчендә 89 кеше тернәкләндерү курсы узган инде, аларның 76 –интернатта тәрбияләнүче, 13 кеше – инвалид. 2022 елда уку (күнегүләр) бүлегендә 80 кешене укытуны колачлау планлаштырыла.

Шуның белән бергә, профильле министрлык фикеренчә, бүгенге көндә хәл ителмәгән берничә мәсьәлә кала, шул исәптән хокукый үз-үзен карарга сәләтсез гражданнарга карата һөнәри опека институтын формалаштыру.

Светлана Захарова әлеге мәсьәләләрне Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Хокук идарәсе вәкилләре белән берлектә эш тәртибендә карарга тәкъдим итте.

Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты, ул шулай ук комитет утырышында каралды, тулаем алганда, ул редакция характерында. Социаль ярдәм чараларына хокуклы гражданнар категориясе төгәлләштерелә. Сүз 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр турында бара.

Хәзерге вакытта социаль ярдәм чараларын күрсәтү шартларының берсе - салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч булмау. Законның яңа редакциясендә «башка мәҗбүри түләүләр» сүзләре төшереп калдырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International