Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:38

Бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы булды, анда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы контроль мәсьәлә, республика һәм федераль законнар проектлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары каралды. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.

Комитет утырышы башланыр алдыннан депутатлар ведомствоның урыннардагы бүлекчәләре җиһазланган янгынга каршы һәм коткару техникасы белән таныштылар. ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин комитет әгъзаларына министрлыкның эшчәнлеге һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләрен законнар белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирде. Ул парламентарийларга нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.   

Утырышны ачканда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре парламент өчен һәрвакыт актуаль һәм өстенлекле тәртиптә карала. "Шуңа күрә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында гражданнардан кергән мәсьәләләр комитетның даими контролендә", - дип ассызыклады ул.

ТР Дәүләт Советы депутатларының VI чакырылыш сайлау кампаниясе барышында ТР муниципаль берәмлекләрендә гражданнардан кергән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү буенча «Юл картасы» чаралары комплексын гамәлгә ашыру барышы турында» мәгълүмат белән Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2019 һәм 2020 еллар сайлау компанияләре барышында гражданнар җыеннарында янгын куркынычсызлыгын бетерү турында 29 мөрәҗәгать килгән.

Республика хөкүмәте тарафыннан расланган "Юл картасына" аларны хәл итү буенча 10 чара керде. Хәзерге вакытта 4 чара башкарылган: Калининский торак массивында 11 янгын гидранты файдалануга тапшырылган, Лениногорск районында янгын сүндерү техникасы белән су алу буасы җиһазландырылган һәм 12 гидрант эшләтеп җибәрелгән, Спас районында 5 гидрант урнаштырылган. Казанның Займище бистәсендә янгын сүндерү автомашиналарын даими урын белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмәгән килеш кала. "Юл картасы"ның башка чараларын хәл итү 2022-2025 елларга планлаштырыла.

Мәсьәлә турында фикер алышуда катнашкан комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Илдар Шамилов, Алсу Тарханова, Мансур Гарифуллин һәм комитет каршындагы Эксперт советы җитәкчесе Валентин Паймухин янгын гидрантларын исәпкә алу һәм тикшерү, янгын сүндерү техникасы һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре, янгынга каршы саклауда калган мәсьәләләрне хәл итү перспективалары белән кызыксындылар.

Комитет утырышында шулай ук "Янгын куркынычсызлыгы турында" ТР Законына һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары каралды, ТР Министрлар Кабинеты карарларының ике проектына уңай нәтиҗәләр бирелде, 2022 елга ТР Дәүләт Советында закон проектлары кабул итү планы каралды һәм ике федераль закон проекты хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International