Депутатлар Татарстан предприятиеләре продукциясен тышкы базарларга чыгару нәтиҗәлелеген арттыру чараларын хуплады

2021 елның 12 ноябре, җомга, 15:21

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда Татарстан предприятиеләре продукциясен Татарстан Республикасының сәүдә һәм тулы вәкаләтле вәкиллекләре институты ярдәмендә тышкы базарларга чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.

Комитет утырышында Татарстан предприятиеләре продукциясен ил базарларында, якын һәм ерак чит илләр базарларында чыгару чаралары турында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады. "Татарстан Россиянең икътисади яктан иң алга киткән субъектларының берсе, - дип билгеләп үтте ул. - Безнең республика 166 ил белән актив хезмәттәшлек итә. Эре рейтинг агентлыклары һәм консалтинг компанияләре мәгълүматларына караганда, Татарстан - инвестиция климаты буенча һәм бизнес алып бару өчен мөмкинлекләре буенча Россиянең иң уңайлы регионнарының берсе".

Тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча республика Россиянең 5 алдынгы субъекты исемлегенә керә һәм Идел буе федераль округында 1 нче урынны алып тора. 2020 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 12,4 млрд АКШ доллары тәшкил итте. Шул ук вакытта экспорт 8,7 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, импорт - 3,6 млрд АКШ доллары.

Бүген Татарстан иң эре нефть экспортерларының берсе буларак кына түгел, химия һәм нефть химиясе, машина техникасы продукциясенең киң гаммасын тәэмин итүче буларак та билгеле. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, IT-продукция җибәрүне арттыру мөмкинлекләрен исәпкә алып, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен экспортлауны арттыру, шулай ук Татарстан территориясендә һәм чит илләрдә уртак производстволар булдыру бурычы куела.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан вәкиллекләре (чит илләрдә 14 һәм Россия субъектларында 8) Татарстанның тышкы икътисадый мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә нәтиҗәле чарасы булып тора. Шулай ук Татарстанның халыкара элемтәләре үсешенә Төркиянең, Иранның, Казакъстанның, Венгриянең, Кытайның, Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллыклары да ярдәм итә. Татарстан Республикасында Согуд Гарәбстаны Корольлеге Генераль консуллыгын ачу планы бар.

Герман Лернер Россиядә 2020 елда 58%ка арткан һәм 2,7 трлн сумга җиткән электрон сәүдә базары перспективалары турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренчә, 2025 елга Россия электрон кмоммерциясе базары (eCom) тагын дүрт тапкырга үсәчәк һәм 10,9 трлн сумга җитәчәк. "Икътисадның бу сегменты зур үсеш потенциалына ия, - диде министр урынбасары. - Татарстан эшмәкәрләренең әлеге базарга массакүләм чыгуын тәэмин итәсе бар. Бу бурычны хәл итү өчен республикага эре маркетплейслар җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен республикада Wildberries логистик үзәге, Ozon компаниясенең логистик үзәгенең беренче чираты ачылды. «Ромекс» компанияләр төркеме Ozon өчен логистик үзәкнең икенче чиратын төзи башлады.

Барлык күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быелның 10 аенда маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 5 тапкырга арткан - 2020 елның декабрь ахырына 3291 булган, 2021 елның октябрь ахырына 16000 гә җиткән. Татарстан маркетплейсларда теркәлгән кибетләр саны һәм товар җибәрүләр саны буенча Идел буе федераль округында лидер булды.

Инвесторлар республиканың төп өстенлеге итеп Татарстанда уздырыла торган инвестицияләргә максималь ярдәм итү сәясәтен билгеләп үтәләр.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышу кысаларында Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм комитет каршындагы Эксперт советы әгъзасы Владимир Холоднов республика экспортында махсус икътисадый зоналар предприятиеләренең өлешләре һәм бу юнәлештә эшчәнлекне мониторинглау перспективалары белән кызыксынды.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республика предприятиеләре продукциясен тышкы базарларга чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне чит илләр һәм Россия төбәкләрендә Татарстан Республикасының сәүдә һәм вәкаләтле вәкиллекләре институты ярдәмендә дәвам итәргә тәкъдим итте.

Аннары комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин ТР Дәүләт Советы депутатларын һәм ТР Президентын сайлаулар буенча сайлау кампанияләре барышында гражданнар җыеннарында кергән мәсьәләләрне хәл итү буенча «юл картасына» кертелгән чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International