Депутатлар республика аграр комплексын үстерү турында мәгълүмат тыңладылар

2021 елның 12 ноябре, җомга, 16:04

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика икътисадының агросәнәгать секторының торышы турындагы мәгълүматны тыңладылар һәм умартачылыкны үстерү турындагы закон проектын хупладылар.

«2013 - 2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын 2021 елның тугыз аенда үтәү йомгаклары турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәкъдим итте.

Министр сүзләренә караганда, агымдагы елда аномаль һава шартлары республика авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапкан. 9 ай йомгаклары буенча бөртеклеләрнең тулай продукциясе күләме узган елның шушы чорына карата 11,9%ка кимеде һәм 2,4 млн. тонна тәшкил итте. Барысы 800,2 мең тонна бәрәңге, 1 млн 353 мең тонна шикәр чөгендере, 240 мең тонна яшелчә җыелган.

Республика хуҗалыкларында 955 мең баш эре мөгезле терлек, 498,3 мең баш дуңгыз, 338,9 мең баш сарык һәм кәҗә, 18 млн. башка якын кош-корт бар. 9 айда 1 млн 494,3 мең тонна сөт, 359,8 мең тонна терлек һәм кош-корт, 1,2 млрд данә йомырка җитештерелгән. 20 яңа сөтчелек фермасы һәм комплекслар кертелгән.

Республика АПКсының техник базасын яңартуга «Росагролизнг» АҖнең ташламалы лизинг продуктлары һәм техника бәясенең 30 %ын субсидияләү белән техник һәм технологик яктан яңадан кораллануның республика программасы ярдәм итте. Моңа төбәк бюджетыннан 1,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Хуҗалыклар 489 трактор (шул исәптән 206 энергия куәте көчле булган), 110 үзйөрешле сиптергечләр, 315 ашлык җыю һәм 73 азык җыю комбайны, шулай ук 3365 берәмлек башка авыл хуҗалыгы техникасы һәм 12,8 млрд сумлык җиһазлар сатып алганнар.

Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә кече хуҗалыклар өлеше 50%ка якын тәшкил итә. Бу 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.

Ел саен кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2 млрд сумнан артык грант һәм субсидияләр бүлеп бирелә. Быел «Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча 20 крестьян-фермер хуҗалыгы 315,9 млн сум алды, «Агростартап» программасы буенча - 161 млн сум.

Марат Җәббаров шулай ук республика шәһәрләрендә көз көне уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Ярминкә чаралары Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск муниципаль районында 15 сәүдә мәйданчыгында оештырылган. Аларда 720 млн сумлык продукция сатылган.

Аннары министр депутатларның мини фермалар төзүнең финанс күләмнәре кимү сәбәпләре, 2022 елга авыл хуҗалыгы тармагы перспективалары, республикада органик продукция җитештерүне үстерү планнары турында сорауларына җаваплар бирде.

Комитет министрлык мәгълүматын игътибарга алды.

«Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» Татарстан Республикасы законы проектын комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев тәкъдим итте, ул азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук биологик төрлелекне саклауда умартачылыкның мөһим ролен билгеләп үтте.

"Быел "Россия Федерациясендә умартачылык турында" Федераль закон үз көченә керде, - дип искәртте ул. - Федераль закон нормаларын кабатламау максатларында “Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында” Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде, аңа Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының умартачылыкны үстерү өлкәсендәге вәкаләтләре, шулай ук әлеге өлкәдә дәүләт ярдәме турында һәм аны бирү принциплары кертелгән”.

Закон проекты тарафыннан «Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.

Таһир Һадиев тәкъдиме буенча комитет закон проектын Дәүләт Советына беренче һәм өченче укуларда карау өчен тәкъдим итәргә булды.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International