Депутат хатын-кызлар хәйрия акциясен хуплады

2021 елның 19 ноябре, җомга, 17:42

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казанда ел саен уздырыла торган «МакХэппи день» хәйрия акциясендә катнаштылар.

Кайнар эчемлекләрне сатудан кергән акчалар "Рональд Макдоналд йорты" хәйрия фондына күчереләчәк һәм балалар хастаханәләре каршындагы бушлай гаилә кунакханәсе һәм "гаилә бүлмәсе", сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен физкультура-сәламәтләндерү программалары кебек фонд проектларын үстерүгә барачак.

Бушлай социаль кунакханәнең әһәмияте турында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сөйләде. "Ел саен, без, хатын-кыз депутатлар бу акциядә катнашабыз. Социаль кунакханәләр булдыру идеясе барлыкка килү белән, без Макдоналдска ярдәмгә килдек. Беренче социаль кунакханә төзү өлешендә генә түгел, ә ул ДРКБ каршында ачылды, соңыннан да, Казанда "Рональд Макдоналд йорты" ачарга тәкъдим ителгәч тә. Россиядә ул бердәнбер. Безнең президент бу идеяне хуплады, ә депутат хатын-кызлар бу эштә кулдан килгәнчә ярдәм итте", - диде Татьяна Ларионова.

Казанда "Рональд Макдоналд йорты" бушлай гаилә кунакханәсе 2013 елда ачылды. Бу балалар хастаханәдә озак вакытлы дәваланучы сабыйларның гаиләләр өчен икенче "туган йорт". Ел саен кунак йорты 600 дән артык гаиләне кабул итә.

Бүген шулай ук «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең  утырышы булды, анда оештыру мәсьәләләре каралды. Депутатлар бертавыштан "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең яңа җитәкчесен сайладылар. Ул  – ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева. Бишенче һәм алтынчы чакырылышта "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсен җитәкләгән Татьяна Ларионова Дәүләт Думасына сайлануга бәйле рәвештә үз вәкаләтләрен туктатты.

Татьяна Ларионова җитәкчелегендә «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе катнашында күп кенә социаль-гуманитар проектлар оештырылды һәм хупланды: «Кадерле ветеран», «Бергә булдыра алырбыз», ««Хатын-кыз игътибары» Кайнар линиясе» һәм башкалар. Хәйрия чыршысы уздыру һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларны тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында Татьяна Ларионова хатын-кыз депутатлар белән бергә "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." социаль-гуманитар проектын  башлап җибәрде, сугыш катнашучыларының һәм тыл хезмәтчәннәренең һәркайсына игътибар һәм кайгырту бурычын куйдылар. Әлеге проект нәтиҗәләре буенча шул ук исемдәге китап чыгарылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International