«Балкыш» республика фестиваленә старт бирелде

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе, 10:33

Татарстанда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның җиденче “Балкыш” Республика фестиваленең сайлап алу туры старт алды. Зона этабы 2022 елның мартыннан апрельгә кадәр узачак, гала-концерт киләсе елның декабрендә була. Мондый карар бүген фестивальне оештыру комитеты утырышында кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе, Оркомитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.

«Балкыш» фестивале - өлкән яшьтәге кешеләр өчен уникаль проект, ветераннарыбыз өчен чын бәйрәм, - дип басым ясады республика парламенты башлыгы, утырышны ачып, - проект аралашу мөмкинлекләре сизелерлек кимегән пандемия чорында аеруча актуаль.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яңа фестиваль истәлекле датага - Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасы оешуга 35 ел тулуга багышланачак. Моннан тыш, 2022 елда иң фестиваль хәрәкәтенә дә 10 ел тула - беренче "Балкыш" 2012 елда узган.

"Бу вакыт эчендә фестиваль республиканың мәдәни тормышында лаеклы урынын тапты, танылды һәм татарстанлыларның мәхәббәтен яулады, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - искиткеч талантлар, халык иҗатының чын энҗеләре, матур костюмнар, аралашу, - фестивальгә һәр районда ныклап әзерләнәләр". 

Беренче фестиваль 3,5 меңгә якын катнашучы җыйган булса, алтынчы чарада 25 мең ветеран катнашкан, 176 номер лауреат дипломнары алган.

Узган ел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә зональ этаплар һәм гала-концерт форматы үзгәртелгән. Өч төшерү бригадасы барлык муниципаль районнарны йөреп чыккан, 217 ансамбль һәм башкаручыны төшергәннәр. Республика жюри иң яхшы иҗат коллективларын сайлап алган. Лауреатларның гала-концерты онлайн-режимда узган һәм якынча алты сәгать дәвам иткән. Турыдан-туры Интернет-трансляцияне 47 меңнән артык тамашачы караган. Гомумән алганда, "Балкыш"ның алты фестивальдә 100 меңгә якын кеше катнашкан.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, фестивальдә Аксубай, Әлмәт, Кукмара, Спас, Биектау, Арча, Балтач, Буа, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Мөслим һәм Лениногорск районнары актив катнашкан.

Быел фестивальне дә шундый форматта үткәрәчәкләр. Татарстан ветераннарының (пенсионерларның) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштиряков билгеләп үткәнчә, икенче этап 2022 елның мартында җиде зональ үзәктә (Казан, Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Яр Чаллы, Алексеевски) старт ала. Зона этабы район мәдәният һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белән берлектә үткәрелә. Гала-концерт шулай ук онлайн-трансляция режимында узачак. “Эпидемологик вәзгыятьне исәпкә алып, Хөкүмәт документларына таянып эш итәчәкбез”, - дип ассызыклады Хәбир Иштиряков.

Оештыру комитеты утырышында республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International