Депутатлар Салих Батыев каберенә чәчәкләр салды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе, 12:15

Иртәгә ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе Салих Батыевның тууына 110 ел тула (1911 - 1985 еллар). Республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе юбилее алдыннан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Марат Галиев һәм парламент хезмәткәрләре төркеме Казанда Иске Татар зиратында булдылар һәм аның каберенә чәчәкләр салдылар.

Чәчәк салу тантанасында депутатлар Салих Батыев турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин парламент җитәкчесенең дәүләт хезмәтенең яшь кадрларына аталарча мөнәсәбәте турында әйтте. "Салих Гыйлемханович җитәкчелек иткән  чорда хакимият органнары хезмәткәрләренә һәрвакыт игътибар бирде, - диде ул. - Без, югары уку йортларын тәмамлап, дәүләт хезмәтенә кергән яшь егетләр, аның ярдәмен тойдык".

Депутат Марат Галиев сүзләренә караганда, Салих Батыев республикада зур абруйлы шәхес булган. "Татарстан җитәкчеләренең берсе буларак, ул репрессия корбаннарын реабилитацияләү һәм озак еллар тыелган исемнәрне кайтару өчен бик күп эшләде", - диде ул.

Салих Гыйлемхан улы Батыев 1911 елның 24 ноябрендә Уфа губернасында туган.

1951-1957 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, аннан  соң икенче секретарь булып эшли.

1960 елдан 1983 елга кадәр - ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе.

1985 елда вафат була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International