«Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:15

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды. Җыелышны берләшмә җитәкчесе Артур Абдульзянов үткәрде.

Парламентарийлар, план проектын раслап, киләсе 2022 елга эш планын билгеләде һәм берничә мәсьәлә буенча фикер алышты.

Июльдә «ТНВ» депутат төркеменең ТР Дәүләт Советында һәм «Татарстан - яңа гасыр» - «Татарстан - новый век» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының уртак утырышында депутатлар тарафыннан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы» документаль фильмын төзү турында карар кабул ителгән иде. Бүген депутатлар әлеге проектны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International