Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы ачылды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:18

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә, егерме җиденче утырышның көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 9 республика законнары проекты һәм биш федераль закон проекты.

Һичшиксез, утырышның төп мәсьәләсе «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты булачак, парламентарийлар аны икенче укылышта караячак. Закон проектына 533 төзәтмә кергән. Алар барысы да Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды. Кайбер төзәтмәләр авторлар тарафыннан кире алынган, 511 төзәтмә кабул итүгә тәкъдим ителгән.

Икенче укылышта шулай ук Татарстан Республикасы Сайлау кодексына, инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары да каралачак.

Беренче укылышка янгын куркынычсызлыгы, умартачылыкны үстерү өлкәсендәге эшчәнлекне җайга сала торган закон проектлары, шулай ук торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеге өлкәсендә күп фатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзалары акчаларын җәлеп итүгә бәйле мәсьәләләр әзерләнгән.

Парламент утырышында шулай ук 2022 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы каралачак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар «Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» мәгълүмат тыңлаячак.

Кайбер профиль комитетлары рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме җиденче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм анда 36 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы жәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 238-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

3. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»       237-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4. Зеленодольск шәһәренә Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үтенечнамәсе хакында.

5. «Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге  турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 17357-8 номерлы федераль закон проекты турында (яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кайбер чикләү чараларын кертү өлешендә).

6. «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» 1256381-7 номерлы федераль закон проектына төзәтмәләр хакында.

7. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 206-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

8. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 231-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм  Татарстан Республикасы закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 239-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

10. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортны төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 245-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш). 

11. «Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 236-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 246-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында   (I  укылыш).

13. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 248-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. 2022 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

15. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы   Дәүләт Советы депутатын сайлау турында.

16. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәрешләр турында.

17. 2020 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

18. Татарстан таможнясы эшчәнлеге турында мәгълүмат.

19. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына экскурсоводлар (гидлар), гидлар-тәрҗемәчеләр һәм озатып йөрүче инструкторлар эшчәнлеген хокукый җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1212915-7 номерлы федераль закон проекты турында.

20. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1245543-7 номерлы федераль закон проекты турында (җитештерү һәм куллану калдыклары белән территорияләрне пычратуга бәйле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны арттыру хакында).

21. «Ау турында һәм аучылык ресурсларын саклап калу хакында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 10309-8 номерлы федераль закон проекты хакында (аучылык минимумы таләбен өйрәнү бурычын беркетү максатларында).

22. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 статьясына үзгәреш кертү хакында» 9732-8 номерлы федераль закон проекты турында (урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны һәм җинаять җаваплылыгын аерып карау өлешендә).

23. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында» 9761-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Хөкүмәтенә янгынга каршы федераль хезмәтнең территориаль бүлекчәләре урнашкан торак пунктлар исемлеген раслау вәкаләтләрен бирү өлешендә).

24. «Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе чикләре эчендә ирекле күчеп йөрү, яшәү һәм тору урынын сайлау хокукы турында» Федераль законның 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  1249322-7 номерлы федераль закон проекты турында (гражданның  тиешле теркәве булмаган очракта «тору урыны» төшенчәсен төгәлләштерү турында һәм күрсәтелгән урынны мондый очрак өчен төрле юридик фактлар нигезендә суд тәртибендә билгеләү мөмкинлеге хакында).

25. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 543-8 номерлы федераль закон проекты турында (гарантияле тәэмин итүчеләр һәм челтәр оешмалары тарафыннан электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыруны башкару йөкләмәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

26. «Ветераннар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 3060-8 номерлы федераль закон проекты турында (Чечен Республикасында һәм кораллы конфликт зонасына кертелгән аңа чиктәш Россия Федерациясе территорияләрендә кораллы конфликт шартларында һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә контртеррористик операцияләр барышында хезмәт вазыйфаларын башкарган Россия Федерациясе прокуратура органнары прокурорларына һәм тикшерүчеләренә, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү һәм тиешле социаль ярдәм чараларын билгеләү хакында).

27. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 71 статьясына үзгәреш кертү хакында» 5463-8 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булган яисә имгәнүләрдән үлгән хәрби хәрәкәтләр ветераннарының балаларына билгеләнгән квота чикләрендә югары уку йортларына укырга кабул ителү хокукы бирү өлешендә).

28. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 50 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 11602-8 номерлы федераль закон проекты хакында (тәмәке продукциясенә акцизлардан салым керемнәрен 50 процент норматив буенча Россия Федерациясе субъектлары бюджетына кертү өлешендә).

29. «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль законның 26 һәм 38 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буена Ярославль өлкә Думасы закон чыгару инициативасы турында.

30. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 13 статьясына һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 10375-8 номерлы федераль закон проекты хакында (хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләтүнең аерым мәсьәләләре өлешендә).

31. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 84 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 15841-8 номерлы федераль закон проекты хакында (физик затларны салым органнарында исәпкә кую тәртибен камилләштерү өлешендә).

32. «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 9703-8 номерлы федераль закон проекты турында (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларда потенциаль катнашуы максатларында аларны үстерү программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итүдә заказчыларның хокукларын билгеләү өлешендә).

 33. «Россия Федерациясендә сәүдә-сәнәгать палаталары турында» Россия Федерациясе Законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 6598-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасына шартнамәләрдәге каршы торып булмый торган хәлләрне таныклау тәртибен тәэмин итү вәкаләтләрен бирү хакында).

34. «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»     9719-8 номерлы федераль закон проекты турында (хуҗалык итүче субъектлар эшләгән акчаларның чик күрсәткечләрен монополиягә каршы контрольне киметү максатларында арттыру өлешендә).

35. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү турында».

36. Төрлесеннән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International