Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:38

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, закон проектына 4 төзәтмә кергән, шул исәптән 2 - профильле комитеттан һәм 2 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан. Тулаем алганда, төзәтмәләр редакцион һәм аныклаучы характер йөртә.

"Төзәтмәләр таблицасына Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, республика прокуратурасы бәяләмәләре керде, Комитет утырышында әлеге төзәтмәләр кабул итүгә тәкъдим ителде", - дип ассызыклады Камил Нугаев һәм закон проектын икенче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итте.

Закон проекты 2022 елга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының түбәндәге параметрлары белән кабул ителде:

Керемнәр - 63 778 600,6 мең сум;

Чыгымнар - 63 863 481,6 мең сум;

Дефицит - 84 881,0 мең сум.

План чорына

2023 елга керемнәр һәм чыгымнар  - 66 890 299,1 мең сум;

2024 елга керемнәр һәм чыгымнар  - 70 407 687,9 мең сум;

План чорына бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International