Дәүләт Советы гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:47

Татарстан Дәүләт Советы РФ субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрде. Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан бу елның 9 ноябрендә беренче укылышта кабул ителде. 8 декабрьгә кадәр барлык субъектларның закон чыгару органнарының бу закон проектына , төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Татарстан Дәүләт Советы шушы хокуктан файдаланды. Федераль закон 11 бүлектән һәм 65 статьядан тора. Дәүләт Советы 13 статьяга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Төзәтмәләр кертү турында бүген парламентның егерме җиденче утырышы алдыннан үткәрелгән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында фикер алыштылар. Өстәмә рәвештә депутатлардан кергән тәкъдимнәр һәм искәрмәләр буенча эшләделәр.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы тарафыннан, гомумән алганда, 18 төзәтмә әзерләнгән, аларны өч блокка бүләргә мөмкин.

Төзәтмәләрнең беренче блогы РФ субъектларының хакимият органнары эшчәнлегенә, аерым алганда, федераль структураларның РФ субъектының башкарма хакимият органнарын формалаштыруда катнашуына кагыла. “Бу нигезләмә Россиянең демократик федератив хокукый дәүләт буларак конституцион корылышы нигезләренә каршы килә, - диде Альберт Хәбибуллин, - моннан тыш, РФ Конституциясенә кертелгән федератив дәүләт принциплары да бозыла. Закон проектында федераль башкарма хакимият органнарының РФ субъекты башкарма хакимияте органнарын формалаштыруда катнашуы турындагы нигезләмәләрне югарыда күрсәтелгән конституцион принципларга җавап бирә торган тапшырылган федераль вәкаләтләр буенча гына беркетүне мөмкин дип саныйбыз".

"Иң фикер алышына торган төзәтмәләргә" килгәндә, Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, РФ субъектының иң югары вазыйфасын башкаручы затның аталышын бер төрле итеп кенә билгеләү турындагы федераль закон проекты тәкъдиме, Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, Россиянең демократик федератив хокукый дәүләт буларак конституцион төзелеше нигезләренә каршы килә, шулай ук РФ Конституциясенең 3 статьясы нигезләмәләрен исәпкә алмый. Моннан тыш, РФ Конституциясенә РФ субъектларында дәүләт хакимиятен гамәлгә ашыру турында кертелгән федератив дәүләт принциплары бозыла.

«Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасы, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан аермалы буларак, 1991 елда Россия Федерациясе Президенты вазыйфасы белән бер көндә барлыкка килде, - дип басым ясады Альберт Хәбибуллин, - республика Президенты вазыйфасы Татарстанның күпмилләтле халкының иҗтимагый-сәяси аңының тотрыклы өлешенә әйләнде. Татарстанның югары вазыйфаи заты вазыйфасының башка исемен билгеләү республиканың тарихи һәм милли традицияләрен исәпкә алмаячак. Бу Россия Президенты Владимир Путин позициясенә дә туры килә, ул "югары вазыйфаи затны ничек атау -  Татарстан эше", дигән иде". Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, әлеге аталыш 2015, 2020 елларда  Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда мөһим роль уйнаган.

«Татарстан, Россия Федерациясе субъекты буларак, соңгы дистә елларда актив рәвештә тышкы икътисадый эшчәнлек алып бара. Халыкара бергәлектә уңай имиджы бар, - дип дәвам итте профильле комитет башлыгы, - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Россия Федерациясен халыкара аренада тәкъдим итә, шул исәптән бу көннәрдә Согуд Гарәбстанында «Россия - ислам дөньясы» стратегик төркеме җитәкчесе буларак та.

«Без Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи заты атамасы, аның халкының ихтыярын исәпкә алып, аның Конституциясе (уставы) белән билгеләнә дип ныгытырга тәкъдим итәбез», - дип йомгаклады сүзен Альберт Хәбибуллин.

Моннан тыш, депутатлар фикеренчә, РФ субъекты,  конституция (устав) һәм закон чыгару дәрәҗәсендә РФ субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органын формалаштыру турындагы мәсьәләне регламентлаштыру хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш түгел. Башкача эшләү РФ субъектлары законнарын төзүнең база принципларын бозуга китерә (5 статьяның 2 өлеше).

Төзәтмәләрнең икенче блогы закон чыгару процессын оештыру мәсьәләләренә кагыла. Аерым алганда, сүз төбәкләрнең федераль законнар проектларына бәяләмәләр (төзәтмәләр) бирү сроклары турында бара. Беренче укылышта кабул ителгән федераль законнар проектларына бәяләмәләр (төзәтмәләр) тапшыру өчен унбиш көн срок билгеләү тәкъдим ителә. «Әлеге норманы кабул итү Россия Федерациясе субъектларын федераль закон чыгару процессыннан читләштерүгә, федерализм принципларын бозуга китерергә мөмкин, - дип саный Альберт Хәбибуллин, - гамәлдәге срокларны - 30 көнне саклап калырга кирәк дип саныйбыз».

Төзәтмәләрнең өченче блогы РФ субъектлары хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре белән бәйле.  "Закон чыгару җайга салу өлкәсеннән РФ субъектларының башкарма хакимият органнары системасын билгеләү мәсьәләсе төшереп калдырыла, бу вәкаләт РФ субъектының югары вазыйфаи затына тапшырыла", - дип билгеләде Альберт Хәбибуллин һәм гамәлдәге модельне саклап калырга тәкъдим итте.

"Минем фикеремчә, федераль үзәк Конституцияне үзгәрткәннән соң дәүләт корылышы структурасын да үзгәртергә ниятли, - дип билгеләде КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, фикер алышуда катнашып. - Без кая ашыгабыз? Хәзерге система нәрсә эшләми? Безнең партия бу закон проектын хупламады. Президент вазыйфасына килгәндә. Гаилә башлыгы, авыл җирлеге башлыгы бар... Президентлык институты кемгә комачаулый? Бу яктан статус бик мөһим. Безнең тарафтан белдерелә торган төзәтмәләр - объектив. Закон проектын өйрәнгәндә, мин 47 ләп пунктны,  төбәкләр алып бара ала торган вәкаләтләрне координацияләүне  федераль үзәккә тапшыралар дип билгеләп үттем ".  КПРФ фракциясе әзерләнгән төзәтмәләрне хуплады.

" Безнең җәмгыятькә федерализмны аңлау җиңел генә бирелми, - дип билгеләде депутат Марат Галиев, - закон проекты буенча дискуссияләр, һичшиксез, булачак, әмма без, безгә ошыймы бу, юкмы, Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясен хөрмәт итәргә тиеш,. Һәм Россиянең унитар төзелешенә ачыктан-ачык чакыручыларга кисәтүләр ясарга кирәк. Бу конституциягә каршы килә".  Марат Галиев игътибар иткән тагын бер мәсьәлә  - президентлык институты. "Президент вазыйфасын саклау Россиянең үзе өчен дә отышлы, - дип фаразлады депутат, - кызганычка каршы, санкцияләр бүген халыкара сәясәт коралына әйләнде. Төрле формаларда166 дәүләт белән үзара хезмәттәшлек итеп, Татарстан тышкы дөнья белән зур элемтәдә тора. Әлеге потенциал ярдәмендә кайбер санкция чараларын урап узу мөмкинлеге ахырга кадәр гамәлгә ашырылмаган, әмма дөнья практикасында яхшы гына кулланыла. Россиянең сәяси җитәкчелегенең зирәклегенә өметләнәм".

Республика парламенты депутатлары Дәүләт Советы төзәтмәләре башка төбәкләрнең төзәтмәләреннән аерым каралырга тиеш, дип саный.

Бүген бертавыштан кабул ителгән «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектына төзәтмәләр якын арада Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Татарстан төзәтмәләрен Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов яклаячак.

«Хәзер безнең депутатларның һәм Илдар Гыйльметдиновның бөтен көче федерализм һәм Россия Конституциясенең ныклы нигезендә тора торган төзәтмәләрне яклауга юнәлтелергә тиеш», - дип йомгаклады  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International