Светлана Вострикова даими һөнәри нигездә эшләүче депутат итеп сайланды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:19

Артем Прокофьевны РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлау сәбәпле, даими һөнәри нигездә эшләү өчен Дәүләт Советы депутаты вакансиясе барлыкка килде. Парламентка вакантлы вазыйфага депутатлар Светлана Вострикова һәм Фадбир Сафиннан гариза килде. Рейтинг тавыш бирү барышында депутатлар күпчелек тавыш белән элегрәк Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән Светлана Вострикованы сайладылар.

Һәм бүген Дәүләт Советы утырышында Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәлә каралды. Депутатлар Динар Бариев белән Әхмәт Яһудин үзләрен Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетына кертү турында гариза биргәннәр иде. Кандидатуралар бертавыштан хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International