Депутатлар Татарстан таможнясы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 16:29

Казан аэропортның таможня посты Казан Идел буе төбәгенең таможня постлары арасында рәсмиләштерелгән һава суднолары саны һәм агымдагы елда тикшерелгән пассажирлар саны буенча алда бара. Бүген Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап, Татарстан таможнясы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны депутатларга хезмәт башлыгы Марат Гәрәев тәкъдим итте.

Агымдагы елның 9 аенда халыкара пассажир авиарейслары һәм пассажирлар агымы саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Пассажирлар агымының артуы таможня чиге аша товарларны күчергәндә гражданнар тарафыннан таможня кагыйдәләрен бозуга китерде, диде Марат Гәрәев. “Ел башыннан таможня постының вазыйфаи затлары тарафыннан таможня кагыйдәләрен бозуның 303 факты ачыкланган, административ хокук бозулар турында 446 эш кузгатылган”, - дип сөйләде Татарстан таможнясы башлыгы.

Тәмәке һәм алкоголь продукциясен кертүгә кагылышлы хокук бозулар иң киң таралганнардан санала - 87%, шулай ук билгеләнгән пошлинасыз кертү нормаларын арттыру, декларацияләмичә генә акчаларны алып чыгу очраклары да еш күзәтелә.

Таможня хезмәтенең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, узган ел белән чагыштырганда, товар әйләнеше арткан. «Татарстан таможнясы мәгълүматы буенча  декларацияләнгән товарлар буенча гыйнвар-сентябрьдә 333 миллион доллар күләмендә тышкы сәүдә әйләнеше күзәтелә», - диде Марат Гәрәев.

Татарстан таможнясы декларацияләнмәгән товарларны ачыклау буенча актив эш алып бара. «Быелның 9 аенда үткәрелгән оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә таможня тарафыннан 15 җинаять эше кузгатылды, бюджетка 57 млн. сумнан артык акча кайтарылды», - дип хәбәр итте Марат Гәрәев.  Моннан тыш, ведомство тарафыннан административ хокук бозулар турында 1500 меңгә якын эш кузгатылган һәм штрафлар рәвешендә һәм товарны конфискацияләү юлы белән 50 миллион сум күләмендә җәза билгеләнгән.

Контрафакт продукцияне һәм товарларны ачыклау буенча зур эш алып барыла. Моннан тыш, Татарстан таможнясының хокук саклау органнары белән бергәләп эшләве нәтиҗәсендә наркотиклар контрабандасы белән шөгыльләнүче затларга карата 3 җинаять эше кузгатылган. Әйләнештән ике килограммнан артык наркотик матдә алынган.

Депутатлар, Татарстан таможнясы эшчәнлеге турында доклад тыңлаганнан соң, ведомство эшенә кагылышлы сораулар бирделәр һәм мәгълүматны исәпкә алдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International