«Хөкүмәт сәгате»ндә депутатлар халык сәнгать һөнәрләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында мәгълүмат тыңладылар

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе, 17:33

«Хөкүмәт сәгате» кысаларындагы депутатлар мәдәният министры Ирада Әюпованың «Татарстанда халык сәнгать һөнәрләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» докладын тыңладылар.

Бүген республикада халык кәсебе берничә юнәлештә актив тәкъдим ителә: агач һәм металлны  эшкәртү, чүлмәк һәм керамик әйберләр җитештерү, киез басу.

"Кече һәм урта эшмәкәрлекнең рәсми реестры мәгълүматлары буенча, Татарстанда бары тик 42 субъект кына формаль рәвештә халык сәнгать кәсепләрен тәкъдим итүче буларак теркәлгән. Чынбарлыкта исә 450дән артык эшмәкәр рәсми статуссыз эшли, үзләре турында халык кәсепләре осталары буларак әйтмиләр ", - дип аңлатты Ирада Әюпова.  Мәдәният министры үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республиканың халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендәге гамәлдәге законнар федераль дәрәҗәдә дә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итә.

Мәдәният министрлыгы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2013 елдан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, ә 2021 елдан башлап республика территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгуль субъектларга ел саен халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 5 миллион сумлык грантлар бирелә ", - дип хәбәр итте министр.

Республикада халык кәсебе максатыннан 2021 елдан «Ел һөнәрчесе» конкурсы уздырыла башлаган.  Егерме ике мастер 20 меңнән 50 мең сумга кадәр премия алган. 

Моннан тыш, мәдәният министры әйтүенчә, республикада халык сәнгать һөнәрен алга җибәрү максатыннан  эчке туризмны үстерү буенча актив эш алып барыла. 2021 елның сентябрендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының стратегик сессиясе кысаларында республика тарафыннан «Казан арты бизәкләре серләре» туристик маршруты проекты тәкъдим ителгән. Маршрутны гомер бакый күн эшкәртү осталары белән дан тоткан  Арча һәм Биектау районнарында уздырырга ниятлиләр.

«Проект  халык сәнәгатен  актуальләштерүгә, аны танытуга, туристлык агымын арттыруга, Татарстан Республикасы халкының милли үзенчәлекләрен күрсәтүгә һәм мәдәни баетуга юнәлтелгән. Хәзерге вакытта Арча муниципаль берәмлеге белән маршрутны тәгаенләштерү эше алып барыла, маршрут туроператоры билгеләнә ", - диде Ирада Әюпова.

"Хөкүмәт сәгате" кысаларында Мәдәният министрлыгының халык сәнгать һөнәрләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү турындагы мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, депутатлар тәкъдим ителгән мәгълүматны игътибарга алды һәм карар проектын хуплады.

Бүген Дәүләт Советы фойесында халык сәнгать һөнәрләре осталары эшләнмәләрен сату күргәзмәсе оештырылды. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International