КПРФ фракциясе матбугат конференциясе уздырды

2021 елның 26 ноябре, җомга, 13:02

Бүген КПРФ фракциясе Дәүләт Советында матбугат конференциясе уздырды, анда депутатлар фракциянең 2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектына төзәтмәләре турында сөйләделәр. Республика ММЧ журналистларының сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.

Якындагы өч елга республика бюджеты турындагы канунны әзерләү һәм кабул итү барышы турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов КПРФ фракциясенең министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар һәм парламентның профильле комитеты белән конструктив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. "Сайлаучылар белән очрашу вакытында КПРФ фракциясенә 70 мөрәҗәгать килде, - диде ул. - Алар нигезендә безнең фракция бюджет турындагы закон проектына 21 төзәтмә кертте. Икенче укылышка әзерләнү барышында алар барысы да хөкүмәт тарафыннан исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, без үз төзәтмәләребезне кире алдык".

Хафиз Миргалимов сүзләренә караганда, фракция тәкъдимнәре арасында Казанның "Кояшлы шәһәр" микрорайонында социаль объектлар төзү, "Орион" яшьләр үзәген ремонтлау, республиканың муниципаль районнарында ике мәдәният йорты төзү, Кокушкино авылында В.Ленин музеен ремонтлауны дәвам итү мәсьәләләре булган.

Хафиз Миргалимов һәм Фадбир Сафин шулай ук Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият системасы турында һәм пандемия шартларында аерым чикләү чаралары кертү хакында актуаль федераль закон проектлары буенча КПРФ фракциясенең позициясе турында сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International