Парламентарийлар хастаханәдә дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе, 14:46

Бүген балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә озак вакыт дәваланучы балаларга "Кыюлык кабы" акциясе кысаларында җыелган бүләкләр тапшырылды. Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тапшырды.

Светлана Захарова сүзләренчә, Татарстанда балалар иҗаты өчен уенчыклар һәм канцелярия җыю буенча «Кыюлык кабы» акциясе 15 ноябрьдә старт алган иде. "Аны "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары советы һәм гражданнар инициативалары үзәге тәкъдим итте, - диде ул, чараны ачып. - Аңа депутатлар, бизнес-бергәлек вәкилләре, танылган блогерлар, “Insight people” продюсерлык үзәге резидентлары кушылды. Бу акция белән без балаларның хастаханәдә озакка сузылган көннәрен берникадәр бизәргә, дәвалану сәгатьләрен җиңеләйтергә теләдек".

Акциядә катнашучыларга ярдәмчеллек һәм тапшырылган бүләкләре өчен рәхмәт әйтеп, Светлана Захарова партиянең республикадагы изге эшләре һәрвакыт хупланачагына ышаныч белдерде.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм "ТРда балалар спорты" фиркә проекты координаторы Ольга Павлова республикада балаларны дәвалау өчен уңайлы шартлар тудырылуны билгеләп үттеләр, медперсоналга һәм балалар онкологиясе үзәге хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Дәваланучыларга тапшырыласы бүләкләрне кабул итеп, балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов депутатларга һәм битараф булмаган казанлыларга бүләкләр өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International