Татарстан кинематографиясен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе, 13:42

Бүген Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл җыелышында катнашучылар Татарстанда кинематографияне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов алып барды.

Очрашуны ачып, Айрат Зарипов республикада киноиндустрияне үстерү мәсьәләләрен карауның актуальлеген билгеләп үтте. "Соңгы елларда төбәк кинематографы перспективалары белән кызыксыну арту күзәтелә, - диде ул. - Татарстанда тармак проблемаларына якын килүдә кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм белгечләрнең көчләрен берләштереп, без булган мәсьәләләрне хәл итү юлларын билгеләргә тиеш".

"Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе эше турында аның җитәкчесе Миләүшә Айтуганова доклад ясады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тармакның барлык ресурсларын туплау максатында республика кинокластерын төзүгә әзерлек бара. Моның өчен республика программасын эшләргә һәм кабул итәргә, кинопрокат системасын җайга салырга, милли кинематография әсәрләрен Россиядә һәм чит илләрдә популярлаштыру эшен көчәйтергә кирәк. Кинокластер балалар һәм яшьләр киномәйданчыкларын, кинофестивальләрне, фильмнарның электрон каталогын, мәдәният институтын, тавыш яздыру һәм монтаж студияләрен үз эченә алыр дип планлаштырыла.

Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров республиканың кинематография тармагының бердәм идарә һәм үсеш органы буларак Татарстан кино фондын төзергә кирәк дип саный. "Кинопродукция, прокат һәм алга этәрү буенча бөтен эшне системага салырга кирәк, - дип ассызыклады ул. - Фонд киноҗитештерү, һөнәри продюсерлар һәм техник кадрлар әзерләү, сценарий фондын булдыру, матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш".

Кинотармакны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдуллин һәм Рамил Төхвәтуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, драматург Мансур Гыйләҗев, кинопродюсерлар Алексей Барыкин, Марат Әхмәтшин, Илшат Рәхимбай, КФУның Г.Тукай исемендәге Югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хабетдинова катнашты. Алар тармакны законнар белән тәэмин итүне камилләштерү зарурилыгына, республиканың яшь талантлы режиссерлар һәм продюсерлар өчен эшләү шартлары буенча көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүгә, Татарстан киносының милли үзенчәлеген тәэмин итүче жанрлар һәм темаларга булдыруга, кинематографиянең иҗтимагый һәм җитәкче органнарының объективлыгы һәм компетентлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә игътибар иттеләр.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча, яңгыраган тәкъдимнәрне гомумиләштерү һәм Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, башкарма хакимият органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм иҗат берләшмәләре белән хезмәттәшлекне дәвам итү турында резолюция кабул ителде.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International