Идел буе төбәкләренең закон чыгару оешмалары хатын-кыз депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары турында фикер алышты

2026 елның 5 мае, сишәмбе, 17:02

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә видеоэлемтә режимында Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару оешмалары хатын-кыз депутатларының «Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү - дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше» темасына утырыш узды. Җыелышта  катнашучылар хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашты. Утырышта катнашучыларны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова сәламләде. Утырышны ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үткәрде.

Алсу Нәбиева парламент рәисе Константин Толкачевның вакытсыз вафат булуы уңаеннан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – корылтаендагы коллегаларының кайгысын уртаклашты. Парламент спикеры белән хушлашу тантанасы 6 майда Уфада Дәүләт Җыелышы бинасында узачагын белдерде. Дискуссия мәйданчыгы эшенә күчеп, Алсу Нәбиева барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның аерым игътибары СВО уздыру зонасында илебезне яклаучыларга  юнәлтелгәнлеген әйтте. «Бу социаль сәясәт юнәлеше генә түгел, бу инде безнең яшәү рәвешебез һәм дәүләтнең иң мөһим өстенлеге", - дип ассызыклады ул.

РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Лионова билгеләп үткәнчә, СВО катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү – барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте оешмаларының өстенлекле эш юнәлеше.  «2022 елдан бу өлкәдә 164 федераль закон кабул ителде, - дип сөйләде ул. – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары киңәйтелде, хәрбиләрне  пенсия белән тәэмин итү өлешендә социаль гарантияләр көчәйтелде, хәрби бәрелешләр ветераннарының   һәм аларның гаиләләренең хезмәт хокуклары ныграк яклана, медицина ярдәме һәм тернәкләндерү мәсьәләләре хәл ителде, белем алу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирелде, СВОда катнашучылар һәм аларның туганнары өчен кредит каникуллары, шулай ук кайбер документларны рәсмиләштергәндә пошлиналар бетерелде.

Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә штат кыскартылганда эш урынын саклап калуга өстенлекле хокук бирелә, Яраланган Росгвардия яраланган хезмәткәрләре янына туганнары бушлай бара ала. Ярдәм чаралары шактый күп, Дәүләт Думасында һәр атнада диярлек СВО ветераннары белән бәйле мәсьәләләрне карыйбыз».

Татьяна Ларионова соңгы вакытта Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан каралган закон чыгару тәкъдимнәренә аерым тукталды. «Беренче май бәйрәмнәре алдыннан, беренче укылышта ике закон чыгару инициативасы каралды һәм кабул ителде – хәрби хәрәкәтләрдә катнашу нәтиҗәсендә инвалидлык алганнар өчен атналык хезмәт вакыты озынлыгын кыскарту һәм социаль гарантияләр һәм компенсация рәсмиләштергәндә ЗАГСның Бердәм дәүләт реестрыннан электрон формада мәгълүмат алу мөмкинлеге турында, – дип билгеләде Татьяна Ларионова. - Бүген без хәрби хезмәткәрләрнең ике якын туганына аның медицина комиссиясе узу урынына бушлай бару һәм кайту мөмкинчелеге бирү мәсьәләләрен карыйбыз. Моннан тыш, төбәкләргә хезмәт иткәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен торак белән тәэмин итүнең өстәмә чараларын билгеләү вәкаләтләрен, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларын тәрбияләүче хәрбиләргә чираттан тыш торак яки субсидия алу хокукын бирү планлаштырыла».

Татьяна Лионова шулай ук Идел буе төбәкләренең закон җыеннары депутатлары булган хатын-кызларга Җиңү көненә мәгариф учреждениеләрендә махсус проект – әлеге учреждениене тәмамлаган СВО Геройлары һәм катнашучылары сурәтләре төшерелгән фотогалереялар оештырырга тәкъдим итте.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева СВОда катнашучыларга Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төп ярдәм чаралары турында сөйләде. «Бездә ветераннар һәм СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары бар», – диде Наталья Бутаева.

Наталья Бутаева әйтүенчә, республикада «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарында контракт буенча хезмәт итүче гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр каралган – ул  360 мең сум, шулай ук аерым категория хәрбиләргә махсус территориядә контракт төзегән өчен бер тапкыр 305 мең сум түләнә.  

Бүгенге көндә республикада СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын яклау һәм аларга ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар арасында – СВОда катнашучыларның пенсиядә булган гаилә әгъзаларына шифаханәгә дәвалану өчен  юллама бирү, балаларына дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү каралган. Моннан тыш, өлкән яшьтәге гражданнар һәм I һәм II группа инвалидлар гаиләсенә өйдә түләүсез социаль хезмәтләр күрсәтелә.

Свода катнашучыларның гаилә әгъзаларына Наталья Бутаева балалар бакчасына чираттан тыш керү хокукын, түләүдән аларны азат итүне, 1-6 сыйныф укучыларына мәктәпләрдәге озайтылган көн төркеменә беренче чиратта яздыруны атады. «Түгәрәкләргә һәм секцияләргә алар бушлай йөри ала. Балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар белән тәэмин ителәләр", – диде Наталья Бутаева.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе урынбасары Тамара Тансыкхуҗина, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Наталья Долматова, шулай ук ИФО төбәкләренең төбәк закон җыеннары вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм Ватанны саклаучыларның башка категорияләренә ярдәм итүнең уңай практикалары белән уртаклаштылар. Дискуссия мәйданчыгы эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, шулай ук парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга  Воронова, Алсу Надршина, Елена Кузьмичева, Ләлә Кәдермәтова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International