Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының җиденче утырышы узды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе, 15:53

Бүген Дәүләт Советында Яшьләр парламентының җиденче утырышы узды, анда яшь парламентарийлар республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру һәм авыл яшьләренә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина үткәрде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципалитетлары вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев сәламләде. "Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, Дәүләт Думасының яңа составында яшьләр хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, профильле комитет булдырылды, - дип искәртеп узды Артем Метелев, - Без яшьләр берләшмәләре белән тыгыз кооперация төзергә телибез. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм төбәк законнар җыеннарында профиль комитетлары белән тыгыз хезмәттәшлегебез дә килеп чыгар дип ышанам».

Бүгенге утырышның көн тәртибенең төп мәсьәләсе, һичшиксез, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм эш белән тәэмин итү темасы булды. Сүз 14-17 яшьлек яшүсмерләр турында бара. “Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру,  аларны эш белән тәэмин итү – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, - эш бирүчене яшүсмерләрне мәктәптән буш вакытта стажировкага кабул итәргә кызыксындыра алырлык шартлар тудырырга кирәк. Мондый практика безнең студент хезмәт отрядларында эшләү кысаларында бар".

Профильле министрлык башлыгы сүзләренә караганда, бу проблеманы федераль дәрәҗәдә күтәрергә кирәк, чөнки ул закон чыгару мәсьәләләре белән бәйле. "Без яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру өлешендә системалы үзгәрешләр өчен барлык алшартлар булуын күрәбез. Дәүләт Думасында яшьләр сәясәте буенча яңа комитет барлыкка килде, аның көн тәртибендә нормалар чыгару эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр. Ягъни, ул яшьләр сәясәте турындагы кысалы законны, яңа механизмнар өстәп камилләштерергә мөмкин ", - диде министр.

14-17 яшьлек яшүсмерләрне эшкә урнаштыру турында тулырак Яшьләр парламентының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы Алия Адиева сөйләде. «Республикада бүген 14-35 яшьлек 1 миллионнан артык кеше яши, шуларның 190,5 меңе - 14-18 яшьлекләр, - диде ул, - бу категория яшьләр арасында мәшгульлек дәрәҗәсе 7,5%ка якын». Аның сүзләренә караганда, яшьләрдә укудан бушаган вакытта өлешчә эшкә урнашуга ихтыяҗ бар. Моннан тыш, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру һөнәри юнәлеш юнәлешләренең берсе булырга мөмкин.

Яшьләр парламенты утырышында шулай ук авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләсе каралды. Хәзерге вакытта республикада «2019-2025 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» программасы гамәлгә ашырыла. Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Диләрә Шувалова сүзләренә караганда, әлеге программа кысаларында уздырыла торган чаралардан тыш, Яшьләр парламенты авыл яшьләренең төрле республика проектларында һәм конкурсларында катнашуын активлаштырырга тәкъдим итә, шул рәвешле авылда талантларны үстерү мөмкинлеген дә бирә. Әлбәттә, авыл яшьләре арасында торак алуһәм эшкә урнашу мәсьәләләре актуаль булып кала.

Утырышка йомгак ясап, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова узып баручы елда актив эш алып барган өчен Яшьләр парламентына рәхмәт белдерде. “Бүген әйтелгән мәсьәләләр профильле комитетлар утырышларында да, Дәүләт Советы сессияләрендә дә каралды, сезнең күп кенә тәкъдимнәрегез исәпкә алынды, - дип билгеләде Светлана Захарова, - киләчәктә дә актив хезмәттәшлек итәчәкбез, шул исәптән бүген билгеләнгән яшь гаиләләргә торак бирү һәм яшүсмерләрне һәм яшь кешеләрне эшкә урнаштыру проблемалары буенча да".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International