Казанда «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» балалар театр постановкалары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе, 18:14

 “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” театраль постановкалар республика конкурсын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, республика Дәүләт Советы, ТР Ветераннар советы, Татарстан Милли музее һәм башка оешмалар партнерлар буларак катнашты.

Конкурс мартта башланды. Анда Татарстанның 40 районында яшәүчеләр катнашкан. Конкурс өч этапта узган: мәктәп, муниципаль һәм төбәк. Мәктәпләрдә ике меңнән артык чыгыш һәм постановка үткәрелгән, конкурста 606 мәктәптән 22 мең бала катнашкан. 100 видеоязманы оештыру комитетына тапшырылган.

“Әлеге конкурс балаларның Бөек Ватан сугышы тарихын белүләренә, анда катнашкан батырларны онытмауларына, ихтирам итүләренә юнәлтелгән иде. Минемчә, конкурс үзенең дәвамын табар. Балалар зур эш башкардылар: һәр геройның батырлыгын өйрәнделәр, декорацияләр, костюмнар булдырдылар, видеоролик әзерләделәр, - диде Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, проектның региональ координаторы Людмила Рыбакова.

Конкурста актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән Әлки, Арча, Биектау, Кама Тамагы, Түбән Кама районнары бүләкләнде. Партнерлардан бүләкләрне Арчаның 2 нче мәктәбе, Болгар шәһәренең 2 нче мәктәбе, Казанның Совет районының 169 нчы мәктәбе алды.

«Беренче - дүртенче сыйныфлар» номинациясендә Казанның Вахитов районындагы 12 нче мәктәп командасы җиңүче булды. Икенче урынны Югары Ослан районының Октябрь мәктәбе укучылары алды, өченче урынны Яр Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясе укучылары алды.

Яшел Үзәннән 9нчы мәктәп командасы “бишенче - сигезенче сыйныфлар” номинациясендә җиңүче булды. Икенче урынны Чистай районыннан 1 нче гимназия укучылары яулады. Өченче урынны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат мәктәбе укучылары алды.

Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров һәм башкалар катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International