Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары депутатлары авылда хатын-кызларга ярдәм чаралары турында фикер алышты

2021 елның 10 декабре, җомга, 11:46

Бүген Идел буе федераль округы законнар чыгару җыеннарының хатын-кыз депутатлары Идел буе федераль округының дискуссия мәйданчыгы кысаларында фикер алыштылар. Конференциядә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, депутат берләшмәсе әгъзалары катнашты. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.

Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатларын социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү, фикер алышу һәм гамәлдәге практикалар белән алмашу өчен бер дискуссия мәйданчыгында берләштерү инициативасы белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары чыгыш ясаган иде. Татарстан парламентарийларының тәкъдиме округның күпчелек закон чыгару җыелышлары депутатлары тарафыннан хупланды, шуннан бирле Идел буе закон чыгаручылары даими рәвештә очраша башлады.

Дискуссия мәйданчыгының чираттагы утырышында Идел буе федераль округының 13 төбәге закон чыгаручылары катнашты. Модераторлар булып Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутатлары чыгыш ясады. 

«Халыкара Хезмәт оешмасы бәяләве буенча, авыл хатын-кызлары дөнья халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә, һәм аларның һәрберсе диярлек авылда эшли, - дип басым ясады Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары, сәламәтлек саклау, демографик һәм гаилә сәясәте буенча даими комиссия рәисе Надежда Михайлова, утырышны ачып, - нәкъ менә шуңа күрә күтәрелүче тема һәрвакыт актуаль булып кала».

ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Татарстанда 2 миллионнан артык хатын-кыз яши, шуларның 460 меңнән артыгы авыл җирендә, - диде ул, - республикада, авыл хатын-кызларына ярдәм итү буенча федераль чаралардан тыш, республика һәм муниципаль чаралар күрелә».

Аерым алганда, Татарстанда авыл җирендә даими яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга бала тапканда бер тапкыр бирелә торган акча каралган (беренче бала туганда - 50 000 сум, өченче бала туганда - 100 000 сум). Алсу Нәбиева әйтүенчә, бүген бу яшьне 35 яшькә кадәр арттыруны сорап тәкъдимнәр килә.

Яңа туган балалар өчен бүләк җыелмалары тапшыру да үтемле чара. Бүләкләр җыелмасында сабый бала өчен беренче чиратта кирәкле булган  әйберләр тупланган.

Авылда яшәүче хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - безнең республикада дәүләт ярдәменең тагын бер юнәлеше. Алсу Нәбиева сүзләренә караганда, быел әлеге өлкәдә авыл хатын-кызларына дәүләт ярдәме 65 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла, шул исәптән 29 - федераль финанслашу белән, 36 - республика бюджетыннан. Бүлеп бирелә торган субсидияләр һәм грантлар авыл хуҗалыгының барлык өлкәләренә дә кагыла, шул исәптән кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да.

"Без күптән түгел әлеге мәйданчыкны оештыру турында карар кабул иткән идек Башта сагаебрак торган булсак, хәзер инде дөрес эшләгәнебезгә инандык, чөнки аралашканда бер-беребезнең тәҗрибәсенөйрәнәбез, - дип басым ясады Татьяна Ларионова, фикер алышуга нәтиҗә ясап, - Бүген фикер алыша торган тема буенча Татарстан тәҗрибәсе турында Дәүләт Думасының профиль комитетында карадык, һәм ул хезмәттәшләрдә кызыксыну уятты. 2022 елда авылга дәүләт ярдәме өчен федераль бюджеттан өстәмә 4,6 млрд. сум акча бүленәчәк. Акчалар, шул исәптән, социаль объектлар төзелешенә дә.

Татьяна Ларионова актуаль дип билгеләгән икенче сорау - авылның картаюы. «Авыл яшьләр яшәгәндә һәм эшләгәндә генә үсәчәк, - дип басым ясады ул, - безгә иҗтимагый аграр берләшмәләр һәм башка структуралар аша авыл яшьләре белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк дип уйлыйм».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International