«Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе депутатлары хатын-кызларның үзмәшгульлеге буенча «кайнар линия» үткәрделәр

2021 елның 10 декабре, җомга, 15:57

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә республика хатын-кыз эшмәкәрләре һәм үз бизнесын оештырырга җыенучылар өчен “кайнар линия” старт алды. Татарстанлылар сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт - Милосердие » депутат берләшмәсе әгъзалары, шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм үзәге җитәкчесе Алинә Шәйхетдинова җавап бирде.

«Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе үзмәшгуль хатын-кызларга ярдәм итү һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Бу көнне мөрәҗәгать итүчеләр кайнар линия телефонына квалификацияле җаваплар ала алганнар, анда сорауларның киң даирәсенә җаваплар бирелгән.

Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» рәисе Елена Кузьмичева әйтүенчә, «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсенә төрле темалар буенча күп санда хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. "Бүген без эшкуарлык өлкәсендә хатын-кызлар хокуклары турында сөйлибез. Бүген хатын-кызларның  үз-үзен эш белән тәэмин итүе һәм башка мәсьәләләр буенча сөйләшәчәкбез, - дип хәбәр итте Елена Кузьмичева.

Кайнар линиягә хәбәрләр бер көн алдан килә башлады. Аларның күбесе үз-үзләренә эшләүчеләргә һәм салым салуга ярдәм итү чаралары белән бәйле. Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, авыл җирендә яшәүче, үз бизнесын ачарга теләгән, әмма җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен ничек сатарга белми торган хатын-кызлардан күп сораулар килгән. Моннан тыш авыл җирлегендә банкоматлар урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр дә булган.

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе депутатларының һәр мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын әйтте. "Телефоннан хәл итәргә мөмкин булган сорауларны без шундук хәл итәбез, өстәмә консультацияләр таләп итә торган сорауларны без эшкә алабыз", - диде Римма Ратникова.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International