Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе, 13:41

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты. Парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары вәкилләре социаль әһәмияткә ия темалар буенча фикер алыштылар. Сүз, аерым алганда, гражданнарга социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү, шулай ук йөкләрне ерак һәм авыр үтеп керә торган районнарга алып бару турында барды. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.

Ирина Яровая берничә инициатива белән чыгыш ясады, алар арасында - медицина учреждениеләре арасында пациент турында мәгълүматлар алмашу һәм эшкә урнашканда һәм дәүләт хезмәтләрен алганда таләпләр булган урын буенча диспансеризация нәтиҗәләре буенча бушлай белешмәләр алу мөмкинлеген булдыру.

Россия Президенты йөкләмәсе буенча, 2025 елга социаль хезмәтләрнең 80% ы электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш. Федераль дәрәҗәдә төзелә торган социаль һәм медицина хезмәтләренең яңа стандартлары регионнарда да гамәлгә ашырылачак.

Уырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Советының  Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да катнашты.

РФ Закон чыгаручылар советы - Россия Федераль Җыены каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган. 2012 елның маенда закон чыгару эшчәнлеген килештерү, Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм төбәк закон чыгару җыелышларының контроль вәкаләтләрен камилләштерү максатыннан гамәлгә куелган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International