Дәүләт Советында «Кояшлы шәһәр» торак комплексында яшәүчеләрнең проблемалары турында сөйләштеләр

2021 елның 14 декабре, сишәмбе, 15:47

Бүген Дәүләт Советында «Кояшлы шәһәр» Казан торак комплексы инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. КПРФ фракциясе әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, халыкның инициатив төркеме белән бергә комплексның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов катнашучыларга октябрь аенда депутатларның «Кояшлы шәһәр» торак комплексына баруын искәртте, анда инициатив төркем вәкилләре белән бергә халыкның булган проблемалары белән таныша алганнар.

"Шул вакытта киләсе очрашуны республика министрлыклары һәм Казан шәһәр хакимияте вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл форматында уздыру турында карар кабул ителде", - диде Хафиз Миргалимов.

Бүген инициатив төркем вәкилләре микрорайонда яшәүчеләрне борчый торган берничә мәсьәлә турында сөйләделәр. Микрорайонда күпкатлы йортлар төзүнең гадәттән тыш тыгызлыгы, социаль һәм транспорт инфраструктурасы булмау, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, парклар һәм яшел территорияләр, урамнарны яктырту.

 “Кояшлы шәһәр” торак комплексында яшәүчеләр балалар бакчалары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре төзү планлаштырыламы дип кызыксынды. Хәзерге вакытта "Кояшлы шәһәр" торак комплексында бер мәктәп эшли, балалар ике сменада белем ала.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, 2022-2023 елларга мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше буенча программалар формалаштырылган, дип аңлатты. Программа муниципаль берәмлекләр тәкъдиме һәм мәйданчыклары булу буенча формалаша. Бүгенге көндә Казан шәһәре мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кайда төзергә мөмкин икәнен ачыкларга тиеш"

Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Мачин аңлатканча, микрорайондагы мәктәп чыннан да тулы һәм проект куәтеннән тыш эшли. "Хәзерге вакытта Рәис Гәрәев урамы районында яңа мәктәп төзелеше бара, ул "Кояшлы шәһәр" торак комплексындагы 35 нче лицейны һәм "Соловьиная роща" торак комплексында 186 күппрофильле лицейны бушатырга мөмкинлек бирәчәк", – диде ул.

«Кояшлы шәһәр» торак комплексында яңа поликлиникасын төзү мәсьәләсе буенча карар бар инде, - дип билгеләп үтте Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау бүлеге инженеры Роберт Хәкимҗанов, - поликлиниканы ачу сроклары бинаны техник җиһазландыру белән бәйле үзгәрешләр аркасында күчте.

Түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, Хафиз Миргалимов, алга таба да комплексның инициатив төркеме вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар белән бергәләп эшләүне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

Түгәрәк өстәл утырышы нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына тәкъдимнәр бирелде, анда төзелешне, күзәтчелек органнарын да кертеп,  проектлау стадиясендә үк төгәл күзәтеп барырга, яшел зоналарны һәм социаль инфраструктура объектларын киметә торган  төзелешләрне булдырмаска диелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International