Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе, 16:22

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният тармагының кадрлар потенциалын үстерү турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар музейлар һәм музей эше турында республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар, комитетның быелгы эшенә нәтиҗә ясадылар һәм киләчәк чорга планны расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. 

Хәзерге вакытта республикада мәдәният учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, тармакка караган 173 музей, 18 театр, 19 концерт оешмасы, 2 филармония, 2 цирк, 1510 китапханә һәм 1917 клуб учреждениесе, 42 кинотеатр эшли.

Мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, мәдәният учреждениеләрендә 22,7 меңнән артык кеше эшли, аларның күбесе - хатын-кызлар. Мәдәният хезмәткәрләренең 50 %тан артыгы югары белемле, якынча 30 %ы - урта махсус белемле. "Белгечләрнең 20% тан артыгының профильле белеме юк, - дип билгеләде Ирада Әюпова, - аларны өйрәтергә һәм яңадан квалификацияләргә кирәк".  

Мәдәният өлкәсендә белгечләр әзерләү белән 9 һөнәри белем бирү оешмасы һәм өстәмә белем бирүче 106 оешма шөгыльләнә.

 «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» проекты кысаларында квалификация күтәрү мөмкинлеге каралган. Әгәр 2019 елда, республика өчен квота нигезендә, 373 кеше укытылган булса, 2020 елда - 716 мәдәният учреждениесе хезмәткәре курсларда булган. 2021 ел ахырына укулар 1 204 мәдәният хезмәткәре узачак.

Бүген комитет утырышында күтәрелгән тагын бер мөһим мәсьәлә - мәдәният тармагына яшь белгечләрне җәлеп итү. Бүген мәдәният учреждениеләрендә 25 яшьтән 40 яшькә кадәрге хезмәткәр нибары 5,36% тәшкил итә. Елдан-ел аларның саны кими. Бу мәсьәлә авыл җирлегендә аеруча кискен тора.

Республикада авылга кайткан яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары эшли - бер тапкыр түләнә торган акчалар һәм торак йорт төзү өчен бушка җир кишәрлеген бирү.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Земский работник культуры» федераль программасын эшләргә тәкъдим ителде.

Кадрларны әзерләү системасы турында Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова җентекләп сөйләделәр.

Безнең илдә мәдәният өлкәсендә мәгариф үзенчәлеге - өч баскычлы система. Башта бала музыка яки сәнгать мәктәбендә, аннары көллияттә, соңрак югары уку йортында белем ала. Нәкъ менә шундый алым югары класслы белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Белем бирү процессында практика узу мөһим әһәмияткә ия. Ольга Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, студентларның күбесе практика узу урыннарында эшләргә кала.

Бүген мәдәният хезмәткәрләренә белгечләр әзерләүнең сыйфаты, аларның хезмәт хакы, сәләтле укучылар өчен белем алу мөмкинлеге мәсьәләләре күтәрелде.

"Күп кенә талантлы балалар түләүсез нигездә белем ала алмыйлар, - дип басым ясады Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, - бу сорау катлаулы, әмма аның ничек хәл итеп буласын тәгаенләү мөһим". Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, республикада министрлыкның яисә мәдәният учреждениеләренең контракт системасы буенча республиканың театр учреждениеләре өчен кадрлар әзерләүгә түләү практикасы бар. Аерым алганда, Әтнә театры өчен мондый схема буенча белгечләр әзерләнгән. Ирада Әюпова, максатчан контракт әзерлеге механизмын тәртипкә салу өчен законнарга үзгәрешләр кертергә туры килүен инкарь итмәде.

Бүген комитет утырышында музейлар һәм музей эше турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Үзгәрешләр күбрәк редакция характерында.

Аерым алганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясендә музей әйберләренең һәм музей тупланмаларының Дәүләт каталогын алып бару бара, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында музей әйберләренең һәм музей тупланмаларының Дәүләт каталогын алып бару эше үзенең актуальлеген югалтты.

Республика законын мониторинглау процессында шулай ук документта кулланыла торган күбрәк юридик төгәллек өчен терминологияне төгәлләштерү зарурлыгы да ачыкланды.

Утырышта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының  2021 елдагы эше турында хисап бирелде. Быел профильле комитет каравына 11 закон проекты кергән, шуларның 8е закон статусын алган (Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм республика Президенты тарафыннан имзаланган), берсе алдан карау дәрәҗәсендә.

Комитет контролендә 9 контроль мәсьәлә булган (мәктәп укучыларының кайнар туклануын оештыру, һөнәри белем бирү ресурс үзәкләре эшчәнлеге, Татарстан территориясендә урнашкан мәдәниятләр диалогы үсешендә туган телнең роле, тарихи җирлекләр турында һ.б.).

Быел комитетның 10 утырышы (шуларның 3 е күчмә һәм 2 се уртак) үткәрелгән: «Татарстан Республикасының «Иҗади шәһәрләр челтәре» һәм «Татарстан Республикасында кинематографияне үстерү турында» ЮНЕСКО проектында катнашуы» темасына ике түгәрәк өстәл уздырылган.

Комитет каршындагы Эксперт советы 7 утырыш үткәргән (шуларның 3 е - комитет белән берлектә), 22 мәсьәлә каралган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International