Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе, 12:43

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җирле үзидарә турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар, Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2022 елга планны расладылар. Моннан тыш, утырышта 2021 елда профильле комитет эшенә йомгаклар ясалды һәм алдагы чорга план билгеләнде. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альбер Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, федераль законнар буенча, РФ субъектларының административ үзәкләре булган шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән очракта эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеге мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актлар һәм аларның проектлары мәҗбүри экспертиза узарга тиеш.

Башка шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү шулай ук, әгәр алар төбәк законы белән расланган исемлеккә кертелсә, мәҗбүри булып тора.

Татарстанда әлеге исемлек җирле үзидарә турында республика законы белән расланган. Шул ук вакытта исемлеккә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны ун мең кешегә ким дигәндә 250 булган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары кертелә.

Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының билгеләнгән критерийга туры килүе ел саен статистик мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Әлеге статистиканы исәпкә алган республика законына үзгәрешләр дә ел саен кертелә.  Республика Икътисад министрлыгы биргән мәгълүмат нигезендә 15 муниципаль район (Азнакай, Әлки, Апас, Арча, Балтач, Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе муниципаль районнары) исемлектән төшереп калдырырга тәкъдим ителә. «Бу районнарда кече һәм урта бизнес субъектлары саны, әлбәттә, кимеде, шул исәптән, гомумикътисадый ситуациягә бәйле рәвештә дә, әмма әлеге факт анализ өчен предмет булырга мөмкин», - дип сүзне йомгаклады Альберт Хәбибуллин.

Бүген комитет утырышында шулай ук Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын үтәүгә нәтиҗә ясадылар.  Авыр эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, парламентара багланышлар үсеше дәвам иткән,  яңа форматлар актив кулланылган.

Быел Иркутск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе һәм Тыва Республикасы Югары Хуралы (парламенты) белән Дәүләт Советының хезмәттәшлек итү турындагы Килешүләр имзаланган. Шулай итеп, хәзерге вакытта хезмәттәшлек турында 43 килешү (РФ 37 субъекты белән), дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән 2 килешү, һәм чит дәүләтләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итү турындагы 10 килешү үз көчендә.

2022 елга парламентара хезмәттәшлекнең планы проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында расланачак. 

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International