Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе, 15:16

Архив эше өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында сүз барды. Утырышта шулай ук 2021 елда профильле комитет эшенә йомгаклар ясалды һәм киләсе елга план билгеләнде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин утырышта катнашучыларга быел архив эше мәсьәләләре Дәүләт Советының профильле комитеты компетенциясенә тапшырылуын искәртте.

Архив эше өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Ул искәртеп узганча, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар һәм гражданнар архив документларының сакланышын тәэмин итәргә тиеш. Әмма, Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, барлык предприятиеләр һәм оешмалар да, шулай ук банклар да Дәүләт архивына мәгълүмат биреп бетермиләр. "Хәзерге вакытта 1104 потенциаль чыганакның  995 белән  дәүләт яки муниципаль архив белән хезмәттәшлек турында шартнамәләр төзелгән", - диде ул.

Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, килешү төзү, документларны саклау, эш башкаруны һәм архив эшен алып баруны методик озата бару, коммерция серен һәм оешма документларыннан файдалану мөмкинлеген чикләүне исәпкә алып, архивлар тарафыннан түләүсез гамәлгә ашырыла.

Депутатлар документларны архивка тапшыруның мөһимлегенә басым ясадылар.  «Архивта саклана торган оешмалар турындагы мәгълүматлар беренче чиратта гражданнарның хокукларын якларга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады депутат Марат Галиев, - 90 нчы елларда эшләгән гражданнар бүген пенсияне рәсмиләштерүдә кыенлыкларга ия, чөнки архивта хезмәт стажы турында мәгълүматлар юк».

Профильле комитет рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин гражданнар мәгълүматы буенча чаралар үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. «Безнең халыкка бу хакта ешрак безнең сайлау округларында сөйләргә, оешмаларга һәм кече бизнеска күбрәк мәгълүмат бирергә кирәк», - диде ул.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә закон асты норматив хокукый база формалаштыру турында доклад тыңланды. «Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты ярдәмендә капитал салуларны яклау  мәсьәләләрен җайга сала торган Татарстан Республикасының ике законы кабул ителде», - дип билгеләп үтте икътисад министры урынбасары Динар Шакиров.

Утырышта шулай ук Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының 2021 елдагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Быел профильле комитет каравына 5 закон проекты кергән, аларның барысы да Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан кабул ителгән.

Комитет контролендә 16 контроль сорау булган, комитетның 12 утырышы үткәрелгән, шул исәптән ике күчмә һәм 9 эксперт советы утырышы. Комитет утырышларында 20 федераль закон проекты каралган һәм хупланган. Моннан тыш, депутатлар халыкның социаль якланмаган катламнарына: инвалидларга, ветераннарга, аз керемле гаиләләргә һәм башка мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтү буенча да актив эш алып барган.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International