Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясе советы утырышында: «Күпмилләтле халкыбызның ышанычы безнең эшебезнең нигезе булып тора»

2021 елның 17 декабре, җомга, 15:34

Татарстан халыклары ассамблеясенең күпмилләтле гаиләсе ике яңа әгъза белән тулыланды: Татарстан якутларының һәм Казанда яшәүче туваларның милли-мәдәни берләшмәләре Ассамблея составына керде. Мондый карар Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышында кабул ителде. Шулай ук бүген республиканың кайсы шәһәрләрендә һәм районнарында Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллекләре ачылачагы билгеле булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

"Безнең республиканың үзенчәлеге - төрле милләтләр һәм конфессияләр арасындагы диалогның ышанычлы булуы, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, - күп гасырлар дәвамында бергә яшәү милләтара багланышларның үзенчәлекле формасын эшләргә мөмкинлек биргән, ул телләрне һәм мәдәниятләрне үзара баетуга, уртак тирән традицияләр һәм хезмәттәшлек формалаштыруга ярдәм итә. Безнең максат - Татарстан җирендә яшәүче төрле халыкларның бердәмлеген һәм татулыгын ныгыту».

Парламент җитәкчесе республиканың иминлеге һәм социаль-икътисадый үсеше өчен Татарстанда һәм тулаем Россиядә милләтара тынычлык һәм татулыкның яшәешенең нигезе булуына басым ясады.  

Ассамблея республикада милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүгә саллы өлеш кертә, республикада яшәүче халыкларны берләштерә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Безнең һөнәри һәм иҗади командада бүген 249 милли иҗтимагый берләшмә, Дуслык йортлары һәм үзәкләренең, Ассамблея филиалларының һәм вәкиллекләренең муниципалитетларда тармакланган системасы».

Бу ел күпмилләтле якшәмбе мәктәбе өчен юбилей елы булды, ул милли мәгариф системасын үстерү буенча зур эш алып бара. "Татарстанда туган телләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен барлык шартлар тудырылуга чын күңелдән шат, ә безнең балалар милли гореф-гадәтләрне өйрәнү мөмкинлегенә ия. Бу - һәр халык өчен бәяләп бетергесез байлык, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - 30 ел эчендә Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләү дәверендә без җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара татулыкка җәлеп итә,  этномәдәни тормышны "җанландыра" алдык. Бу киләчәктә дә уртак йортыбыз  Татарстанда яшәү барлык халыклар өчен дә уңайлы булачак дигән сүз.  Күпмилләтле халкыбызның ышанычы эшебезнең төп нигезе булып тора».

Татарстан халыклары ассамблеясе составын киңәйтү бүгенге утырышның мөһим вакыйгасы булды. «Татарстан Республикасы якутларының милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Альбина Шадрина) һәм «Казан шәһәренең тува милли-мәдәни автономиясе «Алантос» («Лотос») (җитәкчесе - Салчак Алимдорж Санданович) Ассамблея Советы составына керү теләген белдерделәр. Ике оешма да РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе тарафыннан рәсми рәвештә теркәлгән.

Моннан тыш, бүген Совет утырышында Әгерҗе, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллекләрен ачу турында карар кабул ителде. «Шулай итеп, Ассамблея вәкиллегенең бүгенге утырышы йомгаклары буенча республиканың  33 муниципаль районда  вәкиллекләр ачылды», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Совет әгъзалары Әгерҗе районының Дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру һәм Яшел Үзән районында «Мирас-Наследие» этномәдәни лагере эшчәнлеге (милләтара бердәмлек һәм мәдәниятара күптөрлелек концепциясе булган лагерь) турында фикер алыштылар, оештыру мәсьәләләрен карадылар. 

Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика милли хәрәкәтенең актив вәкилләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде, ведомство бүләкләре тапшырды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International