Фәрит Мөхәммәтшин:"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы күп милләтле төбәгебез белән горурлану һәм соклану өчен тагын бер сәбәп булсын өчен барлык көчебезне куйдык"

2021 елның 17 декабре, җомга, 17:45

Бүген Халыклар дуслыгы йортында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Татарстан халыклары ассамблеясе чаралары матур концерт белән тәмамланды. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны республика парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында 2021 елда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын игълан итәргә тәкъдим иткән иде. Безнең күпмилләтле республикада бу инициатива рухи күтәренкелек белән каршыланды, - диде үз чыгышында парламент җитәкчесе.

Республика Хөкүмәте тарафыннан төрле төрдәге социаль-мәдәни юнәлешле 148 төп вакыйга кертелгән чаралар планы төзелгән. 45 муниципаль берәмлектә милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашында иҗади һәм мәгариф проектлары зур уңыш белән гамәлгә ашырылган.

«Без муниципаль районнарда тугыз меңнән артык төрле чара үткәрдек, шулай итеп, республикада яшәүче 173 милләт вәкиленең дуслык һәм татулык бердәмлегенә үз өлешләрен керттек. Безгә  йөкләнгән аерым җаваплылыкны аңлап без, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы күп милләтле төбәгебез белән горурлану һәм соклану өчен тагын бер сәбәп булсын өчен барлык көчебезне куйдык ", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул республика Президентына Татарстанда этномәдәни эшне камилләштерү буенча иҗтимагый берләшмәләр инициативаларын хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.

Якын араларда республиканың Халыклар дуслыгы йорты реконструкция көтә: яңа хореография залы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе тарихы музее, конференц-зал һәм аппарат белән видео-тавыш яздыру студиясе барлыкка киләчәк.

Чыгышының ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тәмамланса да, Ассамблеянең бу юнәлештә эше тәмамланмый, дип билгеләп үтте. 2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителәчәк дип көтелә. Татарстан халыклары ассамблеясе бу эштә актив катнашырга әзер.

Тантаналы чара дәүләт бүләкләре һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда республикада яшәүче төрле халыкларның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International