КПРФ фракциясе утырышы булды

2021 елның 24 декабре, җомга, 09:46

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның егерме сигезенче утырышының көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерделәр.

Президум тарафыннан Дәүләт Советының бүгенге утырышы каравына кертелгән мәсьәләләр турында фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күбесен хуплавын белдерде. Шулай ук бүген фракциянең берничә белдерүен игълан итәргә карар кылынды.

Утырышта КПРФ фракциясенең 2022 елга эш планы, шул исәптән закон чыгару эшчәнлеге, матбугат конференцияләре, аеруча актуаль проблемалар буенча түгәрәк өстәлләр уздыру, аерым депутатларның эш нәтиҗәләре белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International