“Бердәм Россия” фракциясе утырышында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2021 елның 24 декабре, җомга, 10:16

Бүген Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе утырышында 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Моннан тыш, парламентарийлар республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Дәүләт Советы депутатларының 2022 елның беренче яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

2021 елда «Бердәм Россия» фракциясенең 8 утырышы, фракция Президиумының 8 утырышы үткәрелгән. Утырышларда 33 мәсьәлә каралган, шул исәптән - «Шәһәр мохите» федераль партия проектын гамәлгә ашыру барышы турында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру турында, пенсия алды һәм пенсия яшендәге затларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында, өченче яшьтәге Университетның эше турында һәм башкалар.

Депутатларның Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулары практикасы дәвам итте. Фракция утырышларында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.

Халык белән эшләү депутат эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Фракция депутатлары һәр сишәмбе саен Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. 2021 елда 46 кабул итү булган, 95 кеше кабул ителгән. Фракция әгъзалары төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә актив эшләгән. Депутатлар тарафыннан 335 кабул итү уздырылган, 784 кеше кабул ителгән. Фракция әгъзалары сайлау округларында халык белән 150 дән артык очрашу уздырган, гражданнарның проблемалы мәсьәләләрен хәл иткән.

Барлык дәрәҗәләрдәге депутатлар-бердәмроссиялеләрне берләштерүче Республика координация советы эшен дәвам иткән. Быел советның 2 җыелышы уздырылган, шул исәптән берсе Бөгелмәдә узган.

"Бердәм Россия" фракциясе каршында "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсе уңышлы эшли. Быел депутатлар-хатын-кызлар мәктәптә  балаларның туклануын оештыру, эшкуарлык эшчәнлеген һәм хатын-кызларның үзмәшгульлеген үстерү мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон элемтәсе үткәргән.

Бу елның яңалыгы социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү, фикер алышу һәм гамәлдәге практикалар белән уртаклашу өчен Идел буе федераль округының закон чыгару җыеннарында катнашучы хатын-кызларны берләштерүче дискуссия мәйданчыгы булды. Мондый инициатива белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты хатын-кызлар быелның мартында чыгыш ясады. Татарстан парламентарийларының тәкъдиме округның күпчелек закон чыгару җыелышлары депутатлары тарафыннан хупланды, шуннан бирле Идел буе закон чыгаручылары даими рәвештә очраша башлады.

Быел парламентарийлар әлеге  мәйданчык кысаларында хатын-кызларның хокукларын яклау, балалы гаиләләргә ярдәм итү, хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, авылда хатын-кызларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Сугышта хатын-кыз йөзле була алмый..." кебек социаль әһәмиятле гуманитар проектларга һәм акцияләргә зур игътибар бирелгән. Проектның беренче этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар турында китап басылып чыккан. Проектның икенче этабы нәтиҗәләре буенча 6 меңнән артык истәлек һәм мәкалә җыелган. 3 меңнән артык документ һәм хат, фотографияләр һәм гаилә архивлары материаллары муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшырылган. Сугыш ветераннарына багышланган 164 күргәзмә оештырылган. Проектны гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, 2022 елда, фракция әгъзалары узган сайлау кампаниясе чорында җыелган татарстанлыларның наказларын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә ниятли.

Бүген фракция утырышында депутатлар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының барлык 7 региональ программасы гамәлгә ашырыла. Быел илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 2,5 млрд. сумнан артык акча җибәрелгән, шуларның 1,5 млрд. сумы - федераль бюджеттан. Бу акчалар беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерүгә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәшкә, балалар сәламәтлек саклауны үстерүгә, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән.

Медицина кадрлары әзерләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Быел социаль ярдәмне 98 табиб - яшь белгеч алды. "Земский доктор" программасы буенча 2012 елдан 868 табиб һәм урта звено медицина хезмәткәрләре җәлеп ителгән, шул исәптән быел - 104 белгеч.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International