Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды

2021 елның 24 декабре, җомга, 10:21

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Егерме сигезенче утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 17 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 4 – республика һәм 9 – федераль закон проектлары.

Республиканың 4 законы проекты беренче укылышка әзерләнгән. Аерым алганда, җирле үзидарә турында, музейлар һәм музей эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак. Шулай ук Татарстан Җир кодексының 21 нче статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проектын (аның нигезендә җир кишәрлегеннән бушлай файдалануга дәгъва кыла алучы медицина хезмәткәрләре исемлеге киңәйтелә) карап тикшерү тәкъдим ителә.

Утырыш кысаларында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы регламентына үзгәрешләр кертү турында” Дәүләт Советы карары проекты каралачак. Ул Россия һәм Татарстан законнарына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу, шулай ук   республика парламенты эшчәнлегендә кайбер оештыру мәсьәләләрен үзгәртү зарурилыгыннан чыгып әзерләнгән.

Моннан тыш депутатлар Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗевнең республикада җәмәгать юстициясе эшчәнлегендә турындагы чыгышын тыңлаячак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының агымдагы елдагы эше турында сөйләячәк.

Бүген Дәүләт Советы утырышында "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" махсус салым режимын кертү буенча эксперимент үткәрүгә бәйле федераль закон проектлары пакеты каралачак. Эксперимент 2022 елның 1 июленнән илнең дүрт субъектында узачак дип планлаштырыла. Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре һәм Татарстан пилот төбәкләре булачак.

Яңа салым режимына ирекле нигездә кереме елына 60 млн. сумнан артмаган һәм эшләүчеләр саны биш кешегә кадәр булган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күчәргә мөмкин.Салым салуның ике объекты карала: 8 % ставкалы «керемнәр» һәм 20 % ставкалы «керемнәр - чыгымнар».

Кайбер профиль комитетлары рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышының көн тәртибе сизелерлек киңәйде һәм 35 мәсьәлә кертеп расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында.

2.«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 262-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында.

3.«Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 40361-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

4.Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2021 елның 24 ноябрендәге 51/56-с номерлы килешүне раслау хакында.

5.«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 261-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6.«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 260-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренеңгамәлдә булуын туктатып тору хакында» 255-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында .

8.«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 258-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында .

9.«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 253-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10.«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 42 статьясына үзгәреш кертү хакында»

11.«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 256-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында

12.«Татарстан Республикасы Җир кодексынына үзгәреш кертү турында»

13.«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 257-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14.«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 249-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15.«Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 251-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында

16.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

17.2022 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы турында.

18.2022 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы турында.

19.Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе мәгълүматы.

20.«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»
20281-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

21.«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрелүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 20492-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

22.«Россия Федерациясе Бюджет кодексының 50 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 20283-8 номерлы федераль закон проекты хакында («Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын кулланудан керемнәрне бүлү нормативларын билгеләү хакында).

23.«Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 28408-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт бурычы һәм муниципаль бурыч составында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт гарантияләре һәм муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләрне әлеге мәсьәләләрне бюджет системасының барлык дәрәҗәдәге бюджетлары өчен бердәм хокукый җайга салуны билгеләү максатларында төгәлләштерү өлешендә).

24.«Россия Федерациясендә исәп-хисап башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законның 2 һәм 42 статьяларына һәм «Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 33099-8 номерлы федераль закон проекты турында (контроль-касса техникасын куллану тәртибе хакында).

25.«Экологик экспертиза турында» Федераль законның 11 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 11901-8 номерлы федераль закон проекты турында (яңа техникага, технологиягә техник документация проектларына дәүләт экологик экспертизасы ясау өлешендә).

26.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 20280-8 номерлы федераль закон проекты турында (сәүдә урыны бирелгән затларның контроль-касса техникасын кулланмавына бәйле рәвештә базар белән идарә итүче компаниягә җаваплылык билгеләү хакында).

27.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27.10 һәм 27.11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»
20308-8 номерлы федераль закон проекты турында (административ хокук бозулар турында эшләр буенча эш башкарганда тартып алынган законсыз әзерләнгән агачны реализацияләү, утильләштерү яисә юкка чыгару тәртибен билгеләү өлешендә).

28.«Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 261-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 21281-8 номерлы федераль закон проекты хакында (кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпләү җайланмалары белән җиһазланырга тиеш булмаган объектлар исемлеген төгәлләштерү өлешендә).

29.«Россия Федерациясендә социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территорияләр турында» Федераль законның 34 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 33224-8 номерлы федераль закон проекты турында (социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территорияләр резиденты статусын төгәлләштерү өлешендә).

30.«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына үзгәреш кертү хакында» 28052-8 номерлы федераль закон проекты турында (товарны дистант ысулы белән сатканда кулланучыга сатучы хакында бирелә торган мәгълүматны киңәйтү турында).

31.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 27.13 статьясына үзгәреш кертү хакында» 10316-8 номерлы федераль закон проекты турында (пассажирларны ташу маршрут картасыннан башка башкарыла торган транспорт чарасын тоткарлау мөмкинлеге хакында).

32.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 11.17 статьясына үзгәреш кертү хакында» 23603-8 номерлы федераль закон проекты турында (тимер юл транспортында гражданнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозганы өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

33.«Гражданнар оборонасы турында» Федераль законга һәм «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 33097-8 номерлы федераль закон проекты турында (халыкка хәбәр итү системаларын булдыру, реконструкцияләү һәм даими әзерлек хәлендә тотуның бердәм тәртибен билгеләү өлешендә).

34.2021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

35. Төрлесеннән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International