Дәүләт Советы Казанның кайбер суд районнарында җәмәгать судьялары вазыйфаларының үтәлешен йөкләде

2021 елның 24 декабре, җомга, 10:31

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару мәсьәләсен карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатуралар парламентарийлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев ТР җәмәгать судьялары вазифаларын башкару өчен кандидатураларны тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Яңа Савин суд районына 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Лилия Хисаметдиновага йөкләде. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогы буенча шундый ук карар кабул ителде - җәмәгать судьясы вазыйфалары бер елга отставкадагы судья Дания Галләмовка йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International