«Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы булды

2021 елның 24 декабре, җомга, 09:47

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда депутатлар төркеменең 2021 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга план билгеләделәр. Утырышны депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Депутатлар төркеме тарафыннан 2021 елда тугыз утырыш уздырылган, шул исәптән күчмә утырышлар, шулай ук түгәрәк өстәлләр.

Әйтик, апрельдә «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе базасында депутатлар төркеме ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр парламенты һәм Яшьләр хөкүмәте әгъзалары белән очрашкан. Депутатлар һәм яшь парламентарийлар яшьләрне патриотик тәрбияләү проблемалары турында фикер алышкан.

 Артур Габделҗанов билгеләп үткәнчә, узып баручы 2021 ел «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме өчен вакыйгаларга бай булган. «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан яшьләренең хезмәт батырлыгы» китабын әзерләү һәм бастыру буенча зур эш башкарылган.

Бүген утырышта киләсе 2022 елга эш планын расладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International