Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды

2021 елның 24 декабре, җомга, 10:56

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашты, шулай ук депутатлар кушылды.

Алар чыршыдан уенчыкларны кисеп алып, шуларга язылган теләкләрне тормышка ашырырга тиеш була. Ул теләкләрне аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим сабыйлар, авыр чирләре булган өлкән кешеләр язган. Ике мең татарстанлы теләкләре турында хатны елкажеланий.рф. проектының федераль сайтына юллаган.

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче уналты яшьлек Евгенийның хыялын тормышка ашырачак. Яшүсмер берничә ел укулеле уен коралында уйнай белән шөгыльләнә, махсус курсларга йөри, ләкин үз уен коралы юк икән.

Рөстәм Миңнеханов өч баланың үтенечен үтәячәк. Казанда яшәүче тугыз яшьлек Олег пеноблоклар җитештерү заводында булырга хыяллана. Ун яшьлек Чаллы егете Камилнең танкист ролендә булып карыйсы килә. Унбиш яшьлек Екатерина ноутбукта эшләргә тели.

Бөтенроссия хәйрия акциясенә ел саен сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия Геройлары, артистлар һәм башкалар кушыла. Быел акция 15 ноябрьдә башланган, 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International