СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллаган.
30
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советының унҗиденче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Кайбер законнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, ташламалар шулай ук эшмәкәрләргә һәм бизнеска кагылачак, ә быел республика бюджетына кергән өстәмә акчалар социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруга тотылачак. Хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнарга да үзгәрешләр кертелде. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.
30
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында балалар язган яңа ел хыялларын һәм теләкләрен тормышка ашыра.
30
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче күпбалалы Вафиннар гаиләсендәге балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды. Ун яшьлек Самина велосипед турында хыялланган, ә җиде яшьлек Сабина биергә ярата һәм үзенә бүләккә бию келәме сораган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ