Дәүләт Советы җирле үзидарә турында федераль закон проектын хуплады һәм икенче укылышка төзәтмәләр әзерләргә ниятли

2021 елның 24 декабре, җомга, 11:25

Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын концептуаль яктан хуплады. Бүген үк Дәүләт Советының закон чыгару инициативасыннан файдаланырга, икенче укылышка төзәтмәләр әзерләргә һәм аларны Дәүләт Думасына җибәрергә җыенуы билгеле булды.

«Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 40361-8 номерлы федераль закон проекты Россия Федерациясе сенаторы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников тарафыннан 2021 елның 16 декабрендә кертелде.

«Федераль закон проекты гавами хакимиятнең бердәм системасы турындагы Россия Конституциясе нигезләмәләрен үстерүгә әзерләнгән һәм җирле үзидарәне оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, закон проектын шәрехләп, - иң кардиналь үзгәреш муниципаль берәмлекләр төрләрен кыскарту һәм җирле үзидарәне оештыруның бер баскычлы системасына күчү булып тора, аның нигезендә территориаль принцип түгел, ә халыкка бәйлелек принцибы салыначак».

Гамәлдәге кануннар җирле үзидарәнең шәһәр, авыл җирлекләрендә, муниципаль районнарда, муниципаль һәм шәһәр округларында, федераль әһәмияттәге шәһәрләрнең шәһәр эчендәге территорияләрендә, шулай ук шәһәр округлары составындагы шәһәр эчендәге районнар территорияләрендә гамәлгә ашырылуын күздә тота. Закон проекты белән муниципаль берәмлекләрнең өч төре - шәһәр һәм муниципаль округ, шулай ук федераль дәрәҗәдәге шәһәр эче территориясе (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь өчен) билгеләнә.

Шәһәр һәм авыл җирлекләре бетерелә. Шул ук вакытта кайбер торак пунктларда җирле үзидарәнең территориаль органнары системасы һәм авыл торак пунктларының старосталары институты саклана. Шулай ук ТИҮләр дә саклана. Закон проектында җирле администрациянең территориаль органнары шәһәр яки муниципаль округының җирле администрациясе структурасын оештыру мөмкинлеге каралган. Моннан тыш, җирле администрация структурасына тармак органнары да керергә мөмкин.

Асылда, авыл һәм шәһәр җирлекләренең бүгенге җирле үзидарә органнары урынына муниципаль округ җирле администрациясенең территориаль органнары төзелергә мөмкин.

«Шулай итеп, закон проекты нормаларының Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруны тамырдан үзгәртүе көн кебек ачык, - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.

Закон проекты тарафыннан муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органын формалаштыруның бердәнбер ысулы - муниципаль сайлаулар каралган. Муниципаль берәмлек башлыгы муниципаль сайлауларда йә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан сайлана. Муниципалитет башлыкларын сайлауның тагын бер варианты - РФ субъектының иң югары вазыйфаи заты тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан вәкиллекле орган (бу очракта ул җирле администрацияне җитәкләргә тиеш була).

Закон проекты нормалары белән Россия Федерациясе субъекты җитәкчесе алдында муниципаль берәмлекләр башлыкларының һәм җирле администрация башлыкларының җаваплылыгы арта. Тапшырылган вәкаләтләрне тиешенчә үтәмәгән өчен РФ субъектының иң югары вазыйфаи заты кисәтү чыгарырга, муниципаль берәмлек башлыгына, җирле администрация башлыгына выговор игълан итәргә хокуклы. Муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү өчен нигезләрнең берсе - җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәсезлеле.

Закон проекты, законны рәсми бастырып чыгарган көннән үз көченә керә торган гомуми нигезләмәләрдән (муниципаль хокукый актлар, муниципальара һәм халыкара хезмәттәшлек турындагы нигезләмәләрдән һәм җирле үзидарәне оештыруның үзенчәлекләреннән тыш) аерым буларак, 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры билгеләнә.

«Безнең республикада җирле үзидарә органнары вәкаләтләре 2025 елның сентябренә кадәр, вәкаләтләр чоры тәмамланганчы, җирле үзидарәнең хәзерге системасы саклана», - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин. Муниципаль район вәкаләтләре чоры тәмамлангач муниципаль округка үзгәртелә. Составына керүче муниципаль район һәм җирлек бетерелә.

«Әлеге закон проектының ил халкы өчен әһәмиятен һәм аның үз көченә керүнең күчеш чоры булуын исәпкә алып, аны ашыгып кабул итәргә кирәкми  дип саныйбыз, - диде Альберт Хәбибуллин, - әлеге закон проектын илнең регионнар вәкилләре катнашында, җирле үзидарәнең җирле үзидарәне үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет, Федерация Советы каршындагы Җирле үзидарә советы, Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе, Муниципаль берәмлекләр гомумроссия конгрессы, Җирле үзидарә советы кебек абруйлы органнарында тикшереп карау дөрес булыр иде».

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген гамәлдә җирле үзидарәнең нәтиҗәле, акланган системасы эшли. «Шуңа күрә, әлеге законга төзәтмәләрне караганда, Татарстан тәҗрибәсе исәпкә алынырга мөмкин һәм тиеш, дип саныйбыз, - диде Альберт Хәбибуллин, - әлеге федераль закон кабул ителгән очракта, республика кануннарын тамырдан үзгәртергә кирәк булачак. Беренче чиратта җирле үзидарә турындагы канунга үзгәрешләр кертү таләп ителә (ә хәтта гамәлдәге законны үз көчен югалткан дип танырга һәм аны яңа редакциядә кабул итәргә мөмкин)".  Үзгәрешләр шулай ук 107 федераль законга кагылачак.

Шул уңайдан Альберт Хәбибуллин дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләрен, районнарның һәм шәһәрләрнең иң тәҗрибәле башлыкларын, шулай ук фәнни берләшмәләрне җәлеп итеп, эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Ул шулай ук ТР Министрлар Кабинетына, барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга, республика муниципалитетларына закон проектын игътибар белән анализлауны, бигрәк тә үз эшчәнлеге өлкәсендә яңадан билгеләнгән вәкаләтләр өлешендә, сорап мөрәҗәгать итте һәм тәкъдим ителгән закон проекты проекты буенча үз тәкъдимнәрен кертүне сорады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зур республика эш төркеме төзү турындагы тәкъдимне хуплады. «Эшләнгән канунның барлык 205 битен дә кичекмәстән эшкәртә башларга кирәк», - диде ул.

Һәр канунның төп максаты - россиялеләрнең тормыш сыйфатын арттыру, дип басым ясап әйтте Альберт Хәбибуллин. Шуңа бәйле рәвештә депутат  муниципаль һәм аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен финанслау методикасын яңадан карарга кирәк дип саный.

"Комитет әлеге этапта федераль закон проектына концептуаль яктан хупларга, тиешле карарны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәрергә тәкъдим итә, һәм, закон проекты беренче укылышта кабул ителгәч әлеге мәсьәләгә кайтырга һәм республикадан төзәтмәләр әзерләргә тәкъдим итә", - дип йомгаклады сүзен Альберт Хәбибуллин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  та бу нисбәттән үз фикерен белдерде. «Бу инде булырга тиеш иде. Абсурд бит, ике баскычлы муниципалитет дөньяда беркая юк. Бүген бездә җирле үзидарә системасы эшләми димәс идем, ләкин ул катлаулы. Район ул - бербөтен. Бүген авыл җирлекләренә таянабыз, алар башкача атала ала. Бу конструкцияне дөрес формалаштырырга кирәк», — диде.

Президент, төзәтмәләр әзерләнгәндә, республиканың эш күнекмәләрен дә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте. «Закон проекты кирәк. Аны хупларга кирәк», — диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International