Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 5 млрд. сум өстәмә акча керде

2021 елның 24 декабре, җомга, 11:26

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, 2021 елга фонд бюджетына үзгәрешләр кертү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләмен 5,1 млрд. сумга төгәлләштерү белән бәйле.

Фонд бюджеты чыгымнары шулай ук 5,1 млрд. сумга арткан. Кергән акчалар, аерым алганда, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы затларга медицина ярдәмен өстәмә финанслауга (4,9 млрд. сум) җибәреләчәк.

Моннан тыш, Россия Федерациясенең башка субъектларының медицина оешмалары тарафыннан татарстанлыларга күрсәтелгән медицина ярдәмен финанслау чыгымнары 150 млн. сумга арткан.

2021 елга ММИ Фонды керемнәре 67 341,3 млн. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 68 148,8 млн. сум. Фонд бюджеты кытлыгын каплау чыганагы 807,5 млн. сум күләмендә калган акчаларны тәшкил итә. Шулай рәвешле 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты күрсәткечләре баланслана.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International