Республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 24 декабре, җомга, 11:31

Бүген Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге документны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, федераль законнар белән гражданга бирелгән сертификатның хисап елында файдаланылмаган өлеше күләмендәге бюджет ассигнованиеләренә һәм Россия Федерациясе субъекты һәм муниципаль берәмлек бюджетын хисап финанс елында үтәү барышында тулысынча файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренә карата норматив хокукый җайга салу тәкъдим ителә.

Шулай ук закон проекты белән Татарстан Республикасы дәүләт бурычының иң чик күрсәткечләрен, шул исәптән эчке алынмаларның программа күрсәткечләрен, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга бирелгән федераль бюджет кредитлары суммасына арттыру мөмкинлеге дә беркетелгән.

"Федераль бюджеттан ел дәвамында керә торган дотацияләрне агымдагы елга бюджет турындагы канунга үзгәрешләр кертмичә, Татарстан Республикасының җыелма бюджет язмасына тиешле үзгәрешләр кертү ярдәмендә исәпкә алырга тәкъдим ителә, - дип аңлатты Леонид Якунин, - әгәр Татарстан РФ Бюджет кодексы нигезендә озак тотрыклылык дәрәҗәсе түбән булган заемщиклар төркеменә кертелгән булса, ел ахырына республиканың бурыч йөкләмәләрен кыскарта торган түләүләргә юнәлдерергә мөмкин, ә республика уртача яки югары дәрәҗәдәге бурыч йөкләмәсенә кертелгән булса, ел башына бюджет акчаларының калган өлешен субъект канунында билгеләнгән тәртиптә кулланырга мөмкин".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International