Җир кодексына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 24 декабре, җомга, 12:55

Бүген парламентарийлар җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр. Документны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тәкъдим итте.

Сүз җир кишәрлеген түләүсез файдалануга алырга хокуклы медицина белгечлекләре исемлеген киңәйтү турында бара. Закон проекты Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев, Айрат Зарипов һәм Светлана Захарова тарафыннан кертелде.

Җир кишәрлеген срогы чикләнмәгән вакытка файдалануга бирү хокукына ия затлар арасында Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче шәһәр яисә авыл җирлекләрендә медицина оешмаларында «дәвалау эше», «акушерлык», «шәфкать туташы» белгечлекләре буенча төп эш урынында эшләүче гражданнар да күрсәтелгән. Исемлекне 21 белгечлеккә кадәр киңәйтү планлаштырыла. Аерым алганда, исемлеккә «анестизиологи-реаниматология», «кардиология», «неврология», «офтальмология», «педиатрия», «рентгенология», «хирургия», «инфекционионные болезни», «неонатология» һәм башкалар эләгәчәк.

Җир кишәрлекләре медицина хезмәткәрләренә муниципаль берәмлекләрдә индивидуаль торак төзелеше яисә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен алты елдан да артмаган вакытка бу җир кишәрлеген аннан биш ел файдаланганнан соң үз милкенә түләүсез алу мөмкинлеге белән түләүсез файдалануга бирелергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International