Округларда депутат атнасы

2021 елның 28 декабре, сишәмбе, 13:19

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар үз округларында социаль объектларда булдылар, халык белән аралаштылар, гражданнарны кабул иттеләр. Депутатлар гражданнарның наказларын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

27 декабрьдә Нурлатта журналистларга һәйкәл ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Татарстанда журналистларга  куелган беренче һәйкәлнең «Дуслык» скверында урнашуы очраклы түгел,  чөнки район газетасы «Дуслык» исеме белән чыга. « Нурлат районы газетасы коллективы һәрвакыт төрле бәйгеләрдә һәм чараларда җиңүчеләр исәбендә, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Журналистлар нурлатлылар белән тыгыз элемтәдә эшли, газета укучылар өчен киңәшче дә,  җитәкчелек белән халык арасында арадашчы да булып тора. Бүгенге игелекнең дәвамы булсын".

27 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе Югары Ослан җирле бүлекчәсе конференциясе кысаларында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Югары Ослан халкы белән очрашты. Районда илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук соңгы сайлау кампаниясе чорында гражданнардан килгән  наказларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "Безгә сайлау алды кампанияләре барышында килгән наказларны үтәүгә бөтен көчне юнәлдерергә, яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга игътибар итәргә кирәк", - дип басым ясады Лилия Маврина. Моннан тыш, Дәүләт Советы Секретаре коллегаларының игътибарын грант конкурсында катнашу зарурлыгына юнәлтте.

21-22 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында булды. Депутат районның төзелеш тармагы җитәкчеләре белән очрашты, балалар поликлиникасында һәм “Ялкын” яшьләр үзәгендә булды. Моннан тыш, Азат Хамаев олимпиадаларда, бөтенроссия, республика һәм муниципаль конкурсларда, район “Чыршы отличниклары” конкурсларында җиңүчеләрне якынлашып килүче яңа ел белән котлады.

24 декабрь көнне Азнакай районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде. Елның иң тылсымлы бәйрәме белән балаларны Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев котлады. Депутат шулай ук, балаларның теләкләрен тормышка ашырып, бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, Радель, хыялланганча, боксер перчаткалары алган, Натан белән Разил хәзер яңа велосипедларда йөриячәк. Адилә телефон алырга теләгән, ә Анастасия - планшет. Бу бүләкләрне Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә тантаналы шартларда Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тапшырды. Теләкләр чыршысына үзе килә алмаганнарга бүләкләрне өйгә илтеп бирделәр.

"Балачакта һәркем Яңа елдан могҗиза көтә. Ә без, өлкәннәр, һичшиксез, яшь дусларыбызга бу тылсымны бүләк итәргә, балалар хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә тиеш, - диде Рөстәм Мөхәммәдиев, - хәзер күп җирдә “Теләкләр чыршысы” акциясе уза. Минемчә, бик мөһим, яхшы башлангыч".

Шул ук көнне Рөстәм Мөхәммәдиев 12 нче «Росинка» шәһәр балалар бакчасына дидактик ярдәмлекләр һәм уенчыклар тапшырды.

20 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районында эш сәфәрендә булды, анда ул "Иҗтимагый киңлекләр" республика программасы кысаларында төзелгән Шушма елгасы ярын ачу тантанасында катнашты.

Шул ук көнне Камил Нугаев Сасна мәктәбендә булды, анда ул ремонт эшләренең барышы белән танышты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Көннең икенче яртысында депутат дүртенче чакырылыш  Балтач районы Советының уникенче утырышында катнашты. Сессиянең көн тәртибендә «2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Балтач муниципаль районы бюджеты турында» ,«Район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү», «Сәламәтлек саклау системасының торышы» һәм башкалар мәсьәләләр булды.

20 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эшлекле сәфәр белән Әгерҗе районында булды, анда ул ябык футбол манежын ачу тантанасында катнашты.

Әлеге спорт объекты универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Шундый ук манежлар Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай шәһәрләрендә дә бар. Ачылу тантанасы барлык биш объектта берьюлы узды. Видеоэлемтә буенча катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде, ачылу тантанасында онлайн-режимда Россия спорт министры Олег Матыцин катнашты.

17 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районы гражданнарын кабул итте. Депутатка Кукмара районының 10 кешесе мөрәҗәгать итте. Кукмара халкын су, газ,  торак белән тәэмин итү мәсьәләләре кызыксындырды. Альбина Шәйхетдинова Манзарас авылында Цветочная урамындагы йортларны су белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Депутат билгеләп үткәнчә, вәзгыятьне 2021елның ахырына кадәр төзәтергә тырышачаклар.

"Айгөл Рафикованың инвалид бала өчен глюкозаның өзлексез мониторингы приборын тәэмин итү, һәм шулай ук гражданнарны кабул итү вакытында яңгыраган мәктәп директорларына һәм мөдирләренә бер тапкыр түләү турындагы мәсьәләләрне Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында күтәрәчәкбез, - дип хәбәр итте Римма Ратникова.

14 декабрь көнне Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районында булды, анда ул 4 нче чакырылыш район Советының 13 нче утырышында катнашты. Утырышның көн тәртибенә төп мәсьәләләр булып халык мөрәҗәгатьләре буенча эшне оештыру, 2022 елга һәм 2023-2024 елларга бюджетны билгеләү булды. Көннең икенче яртысында депутат гражданнарны кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International