Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары аппаратлары җитәкчеләре Ассоциациянең эш планнары турында фикер алышты

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе, 15:46

Бүген ВКС режимында Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары аппаратлары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Анда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең эш планы һәм парламентара багланышларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2022 елда Ассоциациянең 20 еллыгына багышланган юбилей чараларын оештыру турында сөйләштеләр.

Киңәшмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның хокукый аспектлары буенча Ассоциациянең киңәйтелгән утырышы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, ул 2022 елның I кварталында Казанда үткәрергә планлаштырыла.

ТР Дәүләт Советы Секретаре хезмәттәшләрен төбәк парламентлары депутатлары арасында турыдан-туры элемтәләрне киңәйтүгә чакырды. Коллегалар Лилия Мавринаның депутатлар хатын-кызлар катнашында социаль әһәмиятле мәсьәләләрне карау турындагы тәкъдимен хуплады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International