Фәрит Мөхәммәтшин уналты яшьлек Евгенийның яңа ел теләген тормышка ашырды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе, 18:35

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районыннан уналты яшьлек Евгениягә хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте. Парламент башлыгының декабрь ахырында "Теләкләр чыршысы"ннан алган шарында нәкъ менә аның хыялы язылган иде.

Евгений инде берничә ел укулеледа уйнау белән мавыга, махсус курсларга йөри, әмма үзенең инструменты юк. Яңа ел алдыннан ул бүләккә репетицияләр ясау өчен музыка коралы алу теләген белдергән. Үзенең хыялы турында Евгений "Теләкләр чыршысы" сайтында язганда, ул аның һичшиксез тормышка ашачагы турында уйлый да алмаган.

Бүләкне Дәүләт Советы Рәисе исеменнән парламент депутаты Камил Нугаев тапшырды. Парламентарий күп балалы гаиләгә кунакка (Евгениянең тагын абыйсы һәм апасы бар) Кыш Бабай костюмыннан килде. Кыш Бабайның тылсымлы капчыгында күптән көтелгән Гавай гитарасы бар иде. Ул малайны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аңа яңа иҗади уңышлар теләде.  

Быел «Теләкләр чыршысы» хәйрия проекты дүртенче тапкыр уздырыла. Акция гамәлдә булган вакытта барлыгы 21 450 теләк үтәлгән.

Дәүләт Советында акция 24 декабрьдә, йомгаклау утырышы көнендә узды. "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия акциясен ул вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары хуплады.

Чарада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдәге балалар, авыр чирле өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Алар барысы да, шул исәптән 2 мең татарстанлы да, үз хыяллары турында хатны елкажеланий.рф. проектының федераль сайтына җибәрде. Бу көннәрдә депутатлар 84 баланың хыялын  тормышка ашыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International